Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: коронавирусны тиз генә җиңеп булмаячак?

-- Лейла

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адан Гебреисус COVID-19 вирусының якын арада юкка чыкмаячагы турында сөйләде.

«Без төрле төбәкләрдә төрле хәлләр күрәбез. Көнбатыш Европада ситуация стабильләште, зарарланучылар саны кими бара. Саннар аз булса да, без Африкада, Үзәк һәм Көньяк Америкада, шулай ук Көнчыгыш Европада борчу тудыра торган хәлләр күзәтәбез. Күп кенә илләр әлегә кадәр эпидемия башлангыч стадиясендә. Бу вирус безнең белән әле озак булачак», — дип белдерде Гебрейесус

Чыганак: "БИЗНЕС Online"

Бәйле