Җиде мең километр узып, чит илдә якташыбызны очратып, татарча аралаштык!

Кешене ризыгы йөртә, тагын бер кат ышандым, үз мисалымда инандым! Аңлаешлы булсын өчен, башыннан ук сөйлим әле! Чит илгә ял итәргә бару турында кем генә хыялланмас, без дә шул исәптә инде! Шулай да сәгате суккандырмы, ризык тарткандырмы, базарга азык-төлек алырга кергән җирдән, путевкалар сатучы туроператор янына уздык. Чит илне күрергә теләгебез барлыгын, беренче тапкыр, авыз тутырып сөйләшәбез.

-Бу вакытта ял итәргә иң җылы, күркәм ил – Доминикана. – ди туроператорыбыз Максим. – Кулай гына хакка путевкалар да бар, дип компьютерына чумды. Унөч сәгать очасын, беренче тапкырга җир шарының икенче яртысына кадәр бару аеруча зур батырлык тоелды да, якынгарак булмасмы дип төпченәбез.

-Була, әлбәттә! Таиланд, мәсәлән.

Күз алдында диңгез киңлекләре, күңел ашкына, йөрәк җилкенә!… Чын-чынлап без башка илгә, кыштан җәйгә барырбызмы икән?!

Максим безгә отель, диңгезгә кадәр күпме барасын, хакын һәм башка әллә никадәр мәгълүмат  бирә. Кайсыдыр күңелгә уела, кайсыдыр инде  минем диңгез ярыннан чапкан уйларга иярә алмый, пальмаларга эленеп кенә кала.

Иртәгә Оренбургтан очасы, ә монда өйдә беркем белән дә сөйләшенмәгән… Путевкалар алганчы боларның барысын да тәртипкә китерәсе… И, ул бер башлаганчы гына әлләни икән, бер чирканчык алгач, сөйләшәсең, килешәсең, үтенәсең… Самолетка бер генә билет диме?! Баралмыйбыз була мени?! Ыккүл яныннан узып бара идек, машинаны туктатып һавага чыгам… Бөтен көчкә кычкырасы килә, оялам, балыкчылар утыра. Үпкәләрне тутырып сулыш алам да, кычкырам, эмоцияләр ташкыны минем калебемә генә сыймый…

Ярар, быел булмаса башка вакытта дип, үземне юатмакчы булам, күңелнең кайсыдыр почмагы хәтта сөенә дә түгелме?! Вәт сатлыкҗан! Әллә кайларга очасы булмас, хәвеф-хәтәр тирә якта, ярар, торырбыз өйдә генә…

Инде тынычланып машинага утырдык, беркая ашыгасы юк, алда ике көн ял, аннары күнегелгән тормыш… Юк, алай гына түгел икән, язмыш безнең белән шаяруын дәвам итә. Максим шалтырата, “Ике билет бар!”- ди. Ходаем, яңадан ашыгу-кабалану, паспортлар, акча, сумка, киемнәр, хуҗалыкны кемгә калдыру. Яхшы, эштән җай гына җибәрделәр. Икенче туроператор бөрсекөнгә, Самарадан путевка сата икән, безгә уңайлырак. Бераз тынычланырга, иркенләбрәк җыйналырга  мөмкин.

Төнге сәгать ике, 16 март, без Самарага киттек. Тышта кар яуган. Инде эреп беткән иде бит, кыш яңадан үз көченә кайткан. Агачлар ап-ак бәстә утыра, сихри тынлык, әкияти матурлык! Юлда бураны да, томаны да булды. Шулай да исән-сау, вакытында килеп җиттек. Самара, аэропорт. Минем кайчаннан (егерме-утыз ел!) самолетта очканым юк! Курку хисе юк, бары тик алга омтылыш, сәяхәт итү, яңа җирләр белән танышу, кызыксыну хисе алга өнди!

Тугыз сәгать очыш, турбулент һава агымына эләгү, Азнакайдан ялга баручы бик күңелле, кызыксынучан гаилә белән танышу. Аларның балалары белән беррәттән мин дә, инде иллене куып баручы ханым, иллюминатордан шәһәрләр, таулар, юллар, елгаларны күзәтәбез. Дели өстеннән очканда алар хәтта Тадҗ махалны фотога төшереп алганнар! Тугыз сәгатьлек юл озак тоелмады, хәтта самолетыбыз чыгымлаган ат кебек сикергәләсә дә!

Тай иле! Елмаюлар иле,  теләкләр тормышка аша торган изге җиргә килдек диләр! Ялыбыз матур, уңай кичерешләргә бай булсын!

Самолеттан төшүгә эссе, дымлы һава биткә бәрелде. Әллә нинди ят исләр. Безне тиз арада салкын аэропорт бинасына керттеләр. Рәсми кешеләр, бездәге кебек үк, медецина маскаларында йөриләр икән. Кулларын кушырып, күкрәк тирәсенгә куеп елмаялар, исәнләшәләр. Без дә җавап итеп, бөтен утыз ике тешебезгә авыз ерып баш болгыйбыз. Талчыгу хисе бөтенләй дә юк әллә?! Рус телендә безгә кая барырга икәнен аңлаталар, монда адашмыйсың икән (минем куркуларымның берсе адашу, тел белмәү ич!)

Шулай ук кондиционеры эшләп торган автобуста отельгә китерделәр. Монда төн уртасы якынлашуга карамастан, киң елмаеп, күптән көткән туганнарын каршылагандай, күтәреп диярлек, номерга алып киттеләр. Чемоданнарны китерешкән тай егете акча көтә, ә без әле батларга алыштырырга өлгермәдек. Шоколад күрсәтәбез, барамы? Ул моңа риза түгеллеген белдерә, аптырагач, үзебезнең акчаны чыгарабыз. Анысына елмаеп, ризалыгын белдереп, чыгып китте. Аллага шөкер, бу сынауны да уздык! Тел белмәсәң дә кирәген аңлашып була икән лә!

Бүлмәнең матурлыгына тукталмый мөмкин түгел: иркен, бай җиһазландырылган. Өстәвенә, ап-ак урын җәймәләргә чәчәкләр сибелгән, диңгез йолдызчыклары кулган. Әллә инде болар безнең тормыш башлавыбызга утыз ел тулуга ишәрә ясап урын-җирне шулай бизәгәнме?!

Ә чәчәкләр, аларның хуш исе, төрлелеге сүз белән әйтеп аңлатып кына бетерермен димә! Сумка-чемоданнарны ачып, өс киемнәрен генә алмаштырдык та, урамга чыгып киттек. Төн, караңгы, кеше йөрми диярлек. Отель, ишек алды белән танышып, туганнарга исән-имин килеп җитүебезне белгерттек тә, йокларга!

Иртәнге сәгать алтылар тулганда әллә нинди кош тавышларына, аңлаешсыз тавышларга уянып киттем. Нибары дүрт-биш сәгать йокы тидеме юкмы! Балконга чыктык, оҗмах кошларымы икән шулай тавыш бирә?! Уң яклап кояш чыгышы алланган, яшеллек, пальмалар, биек тау, тау башында ак төстә һәйкәл. Балконның икенче ягында… диңгез!!! Дулкыннар туктаусыз ярга кага, шуның тавышы икән лә!

Бүлмәдә утырып буламы соң, тиз генә үзебезне рәткә китереп, пляжга чыгып чабабыз. Җылы, ак ком,   диңгез… Һинд океанының Андаман диңгезе. Андый диңгез барлыгын ишетеп тә белми идем ич! Шушы сәгатьтән көн саен иртәләрен кояшны диңгез ярында каршы алдык. Ничек йоклап ятмак кирәк, тирә-ягыңда шушындый да гүзәллек булганда!

Безгә ике бушлай экскурсия бүләк иттеләр, берне сатып алдык. Димәк, Пхукет утравы белән танышабыз. Бушлай экскурсияләр күбрәк ниндидер медицина, сәүдә үзәкләренә бару белән бәйле булса да, аларны да тамашалы итеп оештырганнар. Тай халкы туризмда акчаны яхшы эшлидер, күрәсең. Кая алып бармасыннар, теләкләр кабул була торган җир диләр, елмаялар… Пхукет утравының Пром Тхеп (Аллалар ) борынында (мыс Богов) бик матур күренеш ачыла: юл сөзәк кенә өскә күтәрелә, диңгез офыклары ачыла бара! Аның иркенлеге, матурлыгы. Еракта күк белән су кушыла, ә караш яшел пальмаларга, аларның җилдә җилфердәп утырган озын яфракларына күчә. Без өйрәнгән каен да, нарат та түгел. Иң соңгы борылмадан күтәрелүгә филләр “көтүе” каршылый. Нинди генә төстәгесе һәм үлчәмдәгесе юк! Соңыннан гид аңлатуынча, Тай халкына һәйкәлләр ачу, кыргый җанварларны үрчетү-карау өчен  хәер итеп акча  бирүчеләргә бүләккә шушы фил сыннарын ясый торган булганнар. Филнең зурлыгы хәер итеп бирелгән акча күләменә бәйле булган. Кемнәрдер сыннарны алып китмәгән һәм мәйданчык филләр белән тулган. Уртадагы ачык урында, урындагы халык төрле исләр чыгаручы таячыкларын яндыра, догалар укый. Гид, автобусларга утыргач, тай халкы турында сөйләде: монда буддизм хөкем сөрә, тайлылар биш “с”га нигезләнеп яши һәм шулар баланста булганда гына тормыш көйле бара дип ышаналар. Беренчесе — Сабай – уңайлы, тыныч булу. Монда кешенең кичерешләре дә, башкаларга мөнәсәбәте дә чагыла. Башыңны кирәкмәгән, начар  уйлар белән катырма! Икенчесе – Санук – бөтен нәрсә дә канәгатьләнү хисе бирергә тиеш. Эшлисең килмәсә соңарак башкарырсың, күңелең тыныч булсын. Әле генә эш башлыйсың килми икән,  бер сәгатьтән, яки көннең икенче яртысында, алдагы атнага эшләргә була да инде! Өченчесе – Суэй – матурлык. Тирә-якларында да, күңелдә дә, кыяфәттә дә матурлык хөкем сөрергә тиеш. Шуңа омтылыш тумыштан ук тәрбияләнә. Тай халкы ак тәнле булырга омтыла, шундый кешене әлләни урынына күрә икән. ( Ә без һаман кояш нурларында тәнебезне каралтырга тырышабыз!) Алар нони агачын ваклап суга бутый һәм аның утып битенә сөрлеп яшәрә, кояштан саклана икән. Дүртенчесе  — Сухкап – итәгатьлелек. Әгәр дә бу сыйфат булмаса, тай халкы юлларда йөри алмас иде, тар гына урамнарда йөк, җиңел машиналар, өстәвенә, бихисап мотобайклар оча. Ничек бер-берсенә юл куя да, бәрелешми борыла, уза… бер үзләренә генә билгеле. Бишенчесе — Сукхап-хап – сәламәтлек. Монысы һәркемгә дә аңлашыла инде!

Кайда гына йөртмәделәр безне! Мәсәлән, еланнар белән бәйле дәвалану чаралары сатучы үзәккә бардык. Иң элек безгә  агулы еланнар белән шоу күрсәттеләр. Еланнарны биетте дә, үпте дә куркусыз тай егете. Ә тамашаны алып баручы Башкорстаннан, тумышы белән Бүздәк кешесе Рамил Миндияр Камал дип таныштырды үзе белән. Еланнары елан, кызык инде, ә менә шушылай җиде мең километрлар узып, ерак илдә үз телеңдә сөйләшү, очрашу аның өчен ничек булгандыр, без бик каты сөендек.

-Мин Бүздәк районының Әмир (ялгышмасам инде) авылында туып үстем. Уфада филармониядә дә эшләдем. Белгечлегем буенча музыкант. Егерме биш ел элек шушы Таиландка яшәргә чыгып киттем. Монда тормыш корып ике кызым, улым туды. Тормыш иптәшем тай кешесе, күптән түгел гүр иясе булды, -дип сөйләде. Рамил әфәнде. – Башта Америкадан килгән кеше белән рестораннарда көйләр уйнадык, аннары үземнең ресторан эшемне булдырдым, Патайядан  Пхуетка күчендем. Җәй көне Башкортстанга кайтып урарым дип уйлыйм. Бертуганнарым юк, әнине җирләдем узган елда. Тормышым монда инде, балаларым, улым монда яши, шушы ил кешесе бит!

Кайларда гына яшәми кеше, комында йомырка пешерерлек бу эссе илгә бер дә юктан гына килеп чыкмагандыр якташыбыз. Туп-туры, җип-җиңел генә булмагандыр аның да тормыш юллары… Тагын очрашырга язсын, милләттәшем, Рамил!

Сәяхәтләр күп булды, латекс ясау серләрен дә ачтылар, иң шәбе латекстан эшләнгән юрган-мендәрләр икән! Тотып карап, сузылып ятып карадык та, сезнең каз мамыгыннан эшләнгән түшәк-мендәрдә йоклаганыгыз юктыр дип, татарча гына үзебезнең уй-фикерләрне әйтеп, алга юлландык. Патшалар аптекасында  иң шәп косметика: үзе яшәртә, үзе ай белән кояш көнләшерлек итеп чибәрләтә торганы, акулалар тота торган фермада аның маеннан эшләнгән, кан тамырларын сабый баланыкыдай иттереп чистартучы дарулар, кытай медицинасы үзәгендә бушлай гына тикшереп, тиз генә энәләр кадап, яки үләннәрдән ясалган дарулары белән терелтеп куярга булганнар иде дә, без бирешмәдек. Көн саен дәвалануга йөреп диңгездә аркылы-буйга йөзми калабызмы да, кояш нурланыда коенмыйбызмы?!

Истә калырдай тагын бер тукталыш — Будда храмнары комплексы булды. Монда һәрбер йорт, оешма янында матур итеп әкияти, курчак йорты салынган. Ул бик матур итеп бизәлгән, алтын белән йөгертелгән. Анда изге җаннар (духи русча) яши һәм тайлылар аларга табына, үтенечләрен, хәерләрен аларга бирә икән. Зур, бик матур итеп бизәлгән бина. Нигездә  кызыл, сары, алтынсу төсләр кулланылган, баскыч култыкчаларына драконнар ясалган. Өч катлы, һәркайсыгна күтәрелергә була. Беренче катта теләкләр теләргә, үзеңнең алдагы язмышыңны белергә мөмкин. Икенчесендә Будда сыннары урнаштырылган, аның төрле рәвештә догалар укыган вакыты дип аңладым. Өченче катта Будда көленең бер өлеге сакланучы пыяла савыт, биредә дә дога кылучылар бар иде. Храмга ялан аяк керешле, кояш төшкән, тирә якны-күзәтерлек җирдә басып торырлык түгел. Аста төнбоеклар үскән  бассейн күрдем. Әйткәндәй, төнбоекларны ишек алдында, гөл савытларында  да үстерәләр.

Түләүле экскурсиядә океанариумга бару күрсәтелгән, шунысы кызыктырды. Океанариум зур гына сәүдә үзәгендә урнашкан. Анда әкияттәгедәй төрле төстәге балыклар, скат, ташбакалар һәм мин исемнәрен атый алмаган су асты җанварлары булды. Аларны карап һушларыбыз китте. Океанариум тулысы белән суга баткан кораб рәвешендә ясалган.  Өч д музеенда йөрергә вакыт та чамалы калды. Вакытыгыз калса, сәүдә рәтләре буенча узарсыз дигәннәр иде, кая инде, тизрәк чыгар юлны карадык.

Баштагы көннәрдә кая алып баруларын, кайсы якка алып китүләрен карап, өйрәнеп йөргән икән Марат. Карталарны өйрәнгән, урамга чыгарбыз, үзебез танышып йөрербез, кояш сүрелсен дә ди.

Пляжда якташларыбызны очратырга язган икән! Яңавылдан  Ринат белән Лена бик кызыклы кешеләр булып чыкты. Аларның сәяхәт итүе беренче тапкыр гына түгел, монда инде кибетләрне дә беләләр. Ә иң мөһиме, алар джунгли аша, көн саен безне сәламләүче Зур Будда янына менгәннәр!

-Юл бик текә, сәламәтлегегез җитәрлек булмаса, чыкмагыз юлга. Юллары менешле дә төшешле, аннан бөтенләй сукмак буйлап кына барасы. Кай җирдә сузылган бауга тотынып кына күтәреләсе. Еланнар, маймыллар да булуы мөмкин, — дип бөтен куркыныч якларын санап киттеләр.

Башкалар баралган җиргә без бармыйбыз ди мени?! Бик батырланып чыгып китсәк тә, эссе кояш баш очында кыздыруын дәвам итте. Башта шәһәрне чыгарга кирәк, урам, алда әйтеп китүемчә, тар, җәяүлеләр өчен тротуарлар бөтенләй юк. Машина, мотобайклар җәяүлеләргә терәлеп диярлек уза. Куркыныч! Шәһәрне чыктык, асфальт юл тауга күтәрелә. Моннан техника ничек йөри икән?! Ярый әле биредә кар яумый, бозлавык булмый…

Урман эченә таба баруга карамастан җиләс түгел, һава тынып калган, җилнең әсәре дә юк. Мунчадагы сыман эссе, дымлы. Юлдан сукмакка борылдык. Сукмак бормаланып һаман саен өскә күтәрелә. Тын кысыла, бару авыр, кояш тәннең ачык урыннарын аеруча пешереп ала. Экватордан 80 километр гына диләр шул, бездә мондый челлә бик сирәк елларда, июльдә, печән өстендә генә була. Әле март ае булуына ышанасы да килми. Туктап ял итеп алабыз, шыбырдап тир ага, су эчсәң дә, эчмәсәң дә авыр.

Каршыга Зур Будданы күреп, төшеп баручлар очрады. Руслар инде, Русия кешеләре! Тагын 200-300 метр гына калды дип хәлебезгә керәләр. Туктап сөйләшеп торабыз. Бу яшь гаилә Таиландка яңа елдан соң килгән, тагын берәр айлар торырга җыеналар. Биредәге тормыш аларга ошый, кышның зәмһәрир салкыннарыннан, карларыннан шулай качып яшәүчеләр дә бар икән.  Бер-беребезгә яхшы көн теләп, юлыбызны дәвам итәбез. Банан, манго, дуриан кебек җимешләрнең нинди агачта үсүен күрдек. Елан, маймыл кебек җанварлар очрамады, каршыбызга фил дә килеп чыкмады. Бездә, өйдә генә үстерелә торган бугенвилия гөленең нинди генә төстәгеләренә тап булмадык, һәм алар агач, куак булып үсә биредә!!!

Ниһаять, ап-ак мәһабәт Будда сыны каршыбызда. Аның тирәли кояш нурларыннан качып ял итәргә утыргычлар урнаштырылган, дин комплексына кыска итәк, ачык топларда керү тыелган. Кармаңның чистамы-түгелме икәнен беләсең килсә, элеп куелган зур гына тәгәрмәчкә ошаган әйберне сыпырасың. Бар да яхшы булса, ул көй чыгара. Биредә җиләс, рәхәт, бик еракларга карарга мөмкин! Тукта! Бу бит утрауның икенче ягы! Монда пристань, иске шәһәр! Гид сөйләвенчә, аны португаллар һәм испаннар төзегән, тротуарлар да бар ди. Биредә алар аккургаш чыгарган һәм эшкәрткән. Кызык инде, утрауның ике ягы да күренә биредән! 2004 елның декабрендә цунамидан бу утрау зур каза күргән булган. “Пхукет утравы Таиландның көньяк-көнбатышына урнашкан, Һинд океанының Андаман диңгезе сулары белән юыла,  — дип язылган китапта. – Ул Таиландның иң зур утравы, төньяктан көньякка 50 километр, ә киңлеге 21 км”.

Таудан төшү җиңелрәк булды, эсседә тауга күтәрелү түгел инде, аягың гына таймасын!

Бүген күрше Карон пляжына  барабыз! Интернет “әйтүенчә”, андагы ком җырлый икән! Сынап  карыйк әле, нәрсәсе бар икән! Эсседә тагын өч-дүрт чакырым атлыйбыз, урамда көн уртасы җитүгә карамастан машина-мотобайклар йөреп тора, таксистлар күләгә урында җыелышып ниндидер уен уйный, йокы симертә. Кайсының йөзенә карасаң да тормыштан канәгатьлелек, елмаю, бер кайгысы юк сыман. Аеруча ир-атларда аерым-ачык  чагыла. Хатын-кыз кайда да булдырырга тырышадыр инде, базарда алыгыз дип ялваручылар алар булды. Хәзергәчә аптырыйм, яшәү рәвешеме, шулкадәр җитеш тормышта яшиләрме, әллә сабай диюләре шушымы икән?!

Я, ярый, ел әйләнәсенә җылы, урманнары  — җимешкә, диңгезләре балыка бай, бәлки шуның нәтиҗәседер?!

Карон пляжы бигрәк зур икән! Без аның бер почмагында гына булдык. Ә баскан саен кар кебек шыгырдаучы комнан атлавы кызык икән! Бирегә килүебез юкка булмаган, ярның ташлырак җирендә маска килгән кешеләр күпләп йөзүен күреп шундарак барам. Ә анда!… балыклар! Нәкъ океанариумдагы кебек буй-буй сызыклылары да, төслеләре дә бар! Өстәвенә алар кешедән курыкмый, ипине хәтта кулдан тартып алып ашый. Кулга шундый ияләшә икән балык та! Берсе хәтта бармакны тешләп алды! Бала-чагадан да ныграк шатландым!

…Ни өчен 2563 елда булдылар, бары тик Таиландка гына барганнар дип аптырыйсыңмы, укучым?! Таиландта Будданың туган елыннан башлап санала еллар. Шуңа күрә, һич шикләнүсез 563 елда яшәп кайттык без.

…Санаулы көн тиз уза. Берәр атна ялдан соң бик озак тоелса да, кайтыр вакыт якынлашкач тагын диңгезгә чумасы, кояшта кызынасы килү теләге артты. Тик кайтырга, үзебезнең тормышка әйләнеп кайтырга кирәк икән… Матур бер төш булып калды Таиланд.

 

Гүзәл Закирова.
Автор фотолары.

 

Бәйле