Коронавирус бөтен нәрсәгә үзенең төзәтмәләрен кертте. Икътисадка да, яшәү һәм эшләү рәвешенә дә, психологиябезгә дә. Болар барысы да хәзер. Ә коронавирус пандемиясеннән соң безне нинди тормыш көтә? Нәрсәгә әзер булырга тиешбез? Белгечләрдән шул хакта сораштык.
Акчаны юк-барга тотмый башладылар
Икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Игорь Кох та эпидемиядән соң тормыш элеккечә булмаячак дигән фикердә. Аныңча, безне икътисадка да, дәүләт идарәсенә дә, шәхси тормышка да кагылышлы зур үзгәрешләр көтә.
– Тормышыбызда нәкъ менә нинди үзгәрешләр булачагы, аларның кайсылары ныклап керәчәге, ә кайсыларының вакытлыча икәнлеге турында хәзердән үк төгәл генә әйтеп булмый – ди ул.
– Игорь Анатольевич, пандемиядән соң күп кенә тармакларның эшләре туктап калды, бу катлаулы ситуациядән аларның кайсылар тизрәк чыга алачак?
– Төп тармаклар булган транспорт, сәнәгать, авыл хуҗалыгында икътисади активлык берничә айдан соң гына кире кайтачак. Өзелергә мәҗбүр булган, шул исәптән халыкара да эшлекле мөнәсәбәтләр дә тулысынча торгызылачак. Хезмәт күрсәтү, күмәртәләп сату, җәмәгать туклануы, күңел ачу, туризм индустриясендә эшләүче компанияләргә кабат аякка басарга авыргарак туры киләчәк. Берничә ай эчендә күбесе ябылачак, калганнарына, шушы озак вакыттан соң, клиентларын кайтару ансат булмаячак. Бу кешеләрнең кесә ягы тараю белән дә, акчаны башка нәрсәләргә тота башлаулары белән дә бәйле.
– Бу чорда күпләр өйдән торып эшли башлады. Алар кабат офисларына әйләнеп кайтырмы һәм җитәкчеләр дә моны күпкә отышлы дип күреп, офислар арендалаудан туктамасмы?
– Төп социаль-икътисади үзгәрешне шунда күрәм. Читтән торып эшләүчеләрнең саны артыр, онлайн сатып алулар һәм хезмәт күрсәтүләр киң таралыр дип уйлыйм. Эпидемия телекоммуникацион системалар кертүне һәм тестлаштыруны, алар белән эшләргә өйрәнүне тизләтергә мәҗбүр итте. Күп кенә илләрдә, шул исәптән Россиядә дә бик мөһим товарларны үз территорияләрендә җитештерү тенденциясе көчәячәк. Халыкның кайда йөрүен контрольгә алу буенча күпкә заманча булган системаларны кулланышка кертәчәкләр. Мин монда электрон рөхсәтне дә, кесә телефоннары аша кешенең кайда булуын күзәтә, аның йөзен таный торган системалар күз алдында тотып әйтәм. Икътисадның күләгәдәге секторы да кимер дип фаразлыйм. Ни өчен дигәндә, эпидемия вакытында ярымлегаль бизнес алып баручылар, “соры” хезмәт хакы алып салым түләмәүчеләр критик ситуациядә дәүләт ягыннан ярдәм өмет итә алмауларын аңлады.
– Эпидемия чорында кешеләр акчаны беренче чиратта нәрсәгә һәм ничек тотарга кирәген дә аңлагандыр?..
– Халыкның күп әйбергә карата мөнәсәбәте үзгәрде. Кешеләр нәрсәнең мөһим, нәрсәнең юк икәненә төшенде. Артык кирәкмәгән әйбергә акчасын да, вакытын да әрәм итми башлады. Медицина белән авыл хуҗалыгының шоу-бизнес белән сәүдәдән мөһимрәк икәнен аңлады. Әмма бу караш, кызганычка, вакыт үтү белән югалыр дип уйлыйм.
Табигать тә “отпускка” чыкты
Эколог Наил Назаров шушы катлаулы чорда табигатьнең ялга чыгуын әйтә. Балалар каникулга чыга, олыраклар ял ала, табигатькә дә, ниһаять, чират җитте, ди ул. Моны эколог кешеләрнең табигатькә чыкмый башлаулары, сәнәгать предприятеиләренең туктап калулары, аучылыкның тыелуы белән бәйләп аңлата.
Эпидемия башланганнан бирле зур предприятиеләр үз эшчәнлеген туктатты. Шул сәбәпле күп кенә илләрдә, аеруча завод-фабрикалар, предприятеләргә бай булган Кытайда белгечләр һаваның һәм суларның чистара башлавы турында хәбәр итте. Венеция каналларында да су чистарып, үтәкүремәлегә әйләнгән, балыклар барлыкка килгән, аккошлар да кайткан.
– Экологик фаразларга килгәндә, хәзерге заман тарихында мондый процесслар белән беренче очрашабыз һәм бу шартларда галимнәр табигатьтә була торган үзгәрешләрне кызыксынып күзәтә. Әлеге үзгәреш табигатьнең уяна торган вакытына, хайваннар дөньясының үрчү процессына туры килде. Без исә аның нәтиҗәсен көзгә күрербез дип уйлыйм. Хәзерге вазгыять быел күзәтеләчәк табигый процессларга нинди дә булса эз калдырачак, – ди ул.
Шул ук вакытта табигатьнең ял алуы вакытлыча дигән фикерне дә җиткерә Наил. Әгәр бу бик озакка сузылса, пандемиядән икътисадны торгызу өчен сәнәгать объектлары элеккедән дә күбрәк җитештерә башларга мөмкиннәр, ди эколог.
Рух ныклыгын сакларга!
Кризис сүзе үз эченә ике төрле мәгънәне сыйдырган. Иероглифлар әйтүенчә, кытай телендә ул “куркыныч, куркынычлык” һәм “яңа мөмкинлекләр” дигәнне белдерә. Борынгы грек теленнән тәрҗемәсе дә “чишелеш, борылыш ноктасы” икән. Психолог, психосоматика белгече, коуч Гөлназ Мирхәлилова, яшәешнең фәлсәфи мәгънәсен өйрәнгән метафизика фәне дә һәр проблеманың тискәре һәм уңай яклары бар дип өйрәтә, кайсын күрәсең, кайсына өстенлек бирәсең – шул юл белән китәсең, ди.
Пандемия сәбәпле эшсез калучыларга төшенкелеккә бирелмәскә, тормышта кабат үз урыннарын табарга тырышырга киңәш итә ул.
– “Нигә миңа шундый сынаулар, нишләп мин генә шундый бәхетсез?” – дип кайгырып утырсаң, әлбәттә, төшенкелек чоңгылына батачаксың. Әгәр дә кеше: “Бу кризис, бәлки, минем тормыштагы яңа этапның башыдыр, бәлки, миңа үз тормышымда нәрсәнедер үзгәртергә кирәктер?” – дип уйлана белә икән ул, һичшиксез, бу авырлыклардан чыга алачак. Әлбәттә, эшсез калганнан соң, шунда ук фәлсәфи ягын уйлау, чыгу юлларын эзли башлау шактый кыен да булырга мөмкин. Һәм бу аңлашыла да. Кеше куркырга, борчылырга мөмкин. Ачулы булуы да гадәти хәл. Болар өчен үз-үзеңне битәрләмәскә, вөҗдан газабы кичермәскә кирәк. Әгәр дә бу халәт озакка сузыла, кеше аннан мөстәкыйль төстә чыга алмый икән – психологларга мөрәҗәгать итү зарур. Бушлай ярдәм күрсәтүче психологик оешмалар да бар. Аннан соң эш эзли башларга кирәк. Мәшгульлек хезмәте аша эзлисез икән – дәүләтнең матди ярдәмен дә алырга була. Мәшгульлек үзәкләрендә бушлай яңа һөнәр дә үзләштерергә мөмкин. Алар аша махсус курсларга языла аласыз. Хәзер онлайн-мәктәпләр дә бик актив эшли. Өйдә үзизоляциядә вакытта интернет аша да яңа һөнәр дә үзләштереп була. Әгәр дә кеше эшкә: “Һәр проблеманың чишелеше бар! Һәр кризистан чыгып була!” – дип тотына икән, ул, әлбәттә, үз максатларына ирешәчәк. Без хәзерге вакыттагы кризистан күпкә куркынычрак афәтне кичкән – Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган ил кешеләре. Моннан күпкә авыррак 90нчы еллар кризисыннан да чыга алдык. Тавык, дуңгыз грипплары вакытында да бик шомланган идек, алары да узды. Монысы да, иншалла, үтеп китәчәк! Иң мөһиме – гигиена һәм үзизоляция кагыйдәләрен үтәргә. Төшенкелек белән паникага бирелмәскә. Рух ныклыгын сакларга! Рухы нык кешенең сәләмәтлеге дә нык була, ул вирусларга бирешми!
– Гөлназ, үзизоляция чорында тере аралашу тагын да кимеде, ялгыз кешеләр дә үзләренең ялгызлыгын ныграк тойган кебек булды.
– Үзизоляция вакытында халык өйдә утыра, туганнары-дусларына йөрми, күп кеше өйдән торып эшли, коллектив белән дә очрашмагач, тере аралашу кимеде. Бәлки, бу безгә аның кыйммәтен аңларга, якыннарың, дус-туганнарың белән күзгә-күз аралашу җылысын бернинди ясалма интеллект, гаджетлар алыштыра алмавына төшенергә ярдәм итәр. Үзизоляция режимы ялгызакларның ялгызлык хисен, әлбәттә, тагын да кискенләштергәндер. Парлылар, гаиләлеләр өйдә утырганда да берьялгызы түгелләр. Гаилә, бала мәшәкатьләре белән юанырга була. Ә ялгыз кешедә болар юк. Тик шуны истә торарга кирәк, ялгызлык – ул, беренче чиратта, күңел халәте. Өе тулы кеше булса да, кемдер үзен ялгыз хис итәргә мөмкин. Ә кемдер берьялгызы яшәгәндә дә тормыштан тәм табып яши ала. Ялгызлыктан интегәсез икән, ярдәм сорарга кыенсынмагыз. “Сердәш” бушлай психологик ярдәм күрсәтү үзәгенә шалтыратып күңелегезне бушата аласыз. Кибеткә чыккан вакытта кемдер белән булса да аралашып керегез. Өйдә утырганда да вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә мөмкин. Моңарчы кул тимәгән эшләрне эшләргә, берәр кул эшенә тотынырга… Физик активлыкны онытмагыз. Үзизоляция режимы вакытлы күренеш. Берникадәр вакыттан соң ул бетәчәк. Һәм без кабаттан тулы канлы тормыш белән яши башларбыз!
Мәчетнең дә кадере беткән иде
«Сәләх» мәчете имам хатибы Тимергали хәзрәт Юлдашев коронавирус пандемиясен Аллаһның бер сынавы дип кабул итәргә куша.
– Безгә үзгәрергә кирәк, дөнья малын куудан туктарга, рухи кыйммәтләрне арттырырга, үзең турында гына түгел, башкалар хакында да уйларга, кайгырта башларга кирәк. Бүген күп кешеләр авыр хәлдә калды, бизнес, эш туктады. Мәчетләр дә уза бу сынауны. Мәчет ишекләре ябылды, җомга намазлары уздырылмый, берничә көннән рамазан ае җитә, җәмәгать белән тәравих намазларын да укый алмыйбыз. Дөресен әйткәндә, мәчетләрнең кадере беткән иде, анда рухланып, җанланып бару юк иде. Элек әби-бабаларыбыз Коръән битләрен чормаларда яшереп-саклап тоткан. Хәзер исә Коръәнне күп бастыралар, әмма укучы гына юк, шуның белән кадере дә юк. Мең кешенең ике-өче генә аны көн дә укыйдыр. Коронавирустан соң кешеләр шуларны аңлар, күңелләре йомшарыр дип өметләнәм. Бу авырлыклардан котылу өчен Аллаһтан сорарга, дога кылырга тиешбез. Ул теләмәсә, яфрак та селкенми, – ди хәзрәт.
Чыганак: Шәһри Казан