«Рамазанның савапларын бир, бер Аллам»!

И Рамазан! Утлар балкый һәрбер йортта,
Иң беренче сәхәр пешә бу минутта.
Яшь бер ана коймак сала майлап кына,
Уята ул балаларын җайлап кына.

  • Торыгыз, тор, бәбкәләрем, намаз җитә,
    Өстәлемдә ризыкларым сезне көтә.
    Рамазанның савапларын бир, бер Аллам,
    Изге юлда булсын иде барлык балам.

Сакла, Раббым, юлыктырма яман юллар,
Кагылмасын һич аларга яман куллар,
Ирешмәсен беркайчан да яман сүзләр,
Усал итеп бакмасыннар яман күзләр.

Күңелләренә ирештер яхшы уйлар,
Насыйп булсын үткәрергә матур туйлар.
Бәхетләрен, тәүфыйкларын бир, Аллаһым,
Хәләл булсын, хезмәтләрнең бир уңаен.

Миһербанлы, шәфкатьле ит күңелләрен,
Саулык белән үткәрсеннәр гомерләрен.
Кабул итче теләкләрем, Раббым үзең,
Бар бит синең ярлыкармын дигән сүзең.

Динә Камалетдинова

Бәйле