Авыз ачу, намаз вакытлары [Рамазан ае]

-- Лейла

Бүген,  24 апрель,  мөселманнар Рамазан ае уразасын тота башлый.

Сәхәр һәм ифтар вакытында түбәндәге догаларны укырга кирәк.

Ният һәм сәхәр догасы. Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”. Татарчасы болайрак яңгырый: иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр, дип.

Авыз ачканнан соң, ифтар догасы укыла: “Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”. – Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз.

 


Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий