«Ирем белән җиңел миңа авыр юллар»

Ирем белән дөнья якты, яшәү яхшы.
Ире белән хатынның да әрле башы.
Ирем белән үтә сүзем, якты йөзем.
Ирем белән илләр, җирләр күрә күзем.
Ирем белән җиңел миңа авыр юллар.
Ирем белән матур булыр килер еллар.

Ирем белән гөлчәчәктә тора җирләр.
Ирем белән көр яңгырый матур җырлар.
Ирем белән әче түгел көзге җилләр.
Ирем белән җылы, йомшак урын-җирләр.
Ирем белән йокы тәмле, матур төшләр.
Ирем белән җиңел була авыр эшләр.

Ирләр белән үсә уллар, алтын куллар,
Ирләр белән туры юллар, тыныч еллар.
Ирем белән дәрәҗәм зур, күгем бөек,
Ирсезләрнең күңел китек, күңел боек.
Ирле кеше ире белән Идел кичә.
Ирле кеше — сыйлы кеше, бал-май эчә.

Ирләр белән ир булсыннар иде ирләр,
Ирләр белән яу китмәсен идё, илләр.
Ирләр белән гаилә бөтен, түм-түгәрәк.
Ирләр белән хатын матур, нәкъ күбәләк.
Ирле кеше сау-сәламәт, гомер озын,
Тиз картаймый, кырау тими язын-көзен.

Заһирә Гомәрова

Бәйле