Иркә кызының сәламәтлеге өчен борчыла: «Гипс белән йөри…»

-- Лейла

Үзизоляция күпчелек халыкны, шул исәптән артистларны да өйләренә бикләп куйды. Татар артистлары да хәзерге вакытта балалары белән бергәләп онлайн укуны үзләштерәләр, Инстаграмда онлайн концертлар да куйгалыйлар. Җырчы Иркә өч кызы белән изоляциядәге тормышы турында сөйли. 

«Чыгып әз генә һава сулап керделәр нәниләрем. Айсылуым иртәдән кичкә кадәр компьютер яныннан китми дә, кәефе дә төшеп ала җаныемның, «Мәктәпкә бик барасы килә, ошамый миңа болай уку», – ди. Укытучыларга Алла ярдәм бирсен.

Уртанчысы укырга, язарга өйрәнә, «әни» диеп кая гына язып бетермәгән, ышкый юдым кровать башын, бетмәде, үзеннән дә юдырып карадым, бетми… Кат-кат итеп язган бит, яза белми бу дип уйламасыннар дигәндер инде.

Кечкенәсенә уку да, язу да әлегә кирәкми, курчаклар белән мәш килә. Тик менә әрнуе бар, төнлә урыныннан егылып ключицасына зыян китергән. Гипс белән йөри… Ашый эчә, Аллага шөкер, йоклый да үзе, уянгалап сыкранып алса да… Менә шундый хәлләр бездә бүгенгә», – дип язган җырчы Инстаграмында.

Чыганак: Иркәнең  инстаграмы

Бәйле