26 апрельгә коронавирус буенча соңгы мәгълүматлар

-- Лейла

Дөнья буенча 2,922,063 кеше COVID-19 пандемиясе вакытында коронавирус йоктырган. Шуларның 203 307се үлгән, 837 109 терелгән.

АКШта пандемия вакытында 960 651 коронавирус очрагы теркәлгән. Коронавирустан 54 256 пациент үлгән (+2 065), 118 162 кеше терелгән.

Испаниядә яңа очраклар шактый азрак. Барлыгы 223 759 пациентның 22 902се коронавирус белән үлгән, ә 95 708е терелгән.

Франциядә коронавирусның теркәлгән очраклары саны 1 660ка арткан һәм 161 488гә җиткән. Бу илдә шулай ук апрель ае өчен иң түбән күрсәткечләрнең берсе күзәтелә. 22 614 пациент үлгән, 44 594 кеше терелгән.

Германиядә пандемия вакытында 156 513 коронавирус очрагы теркәлгән (1 514), өстәвенә, сәламәтләнүчеләр саны инде күптән яңа пациентлар саныннан артып китә. Илдә барлыгы 5 877 кеше үлгән, 109 800 кеше терелгән.

Россиядә коронавирус йоктырганнарның гомуми саны 74 588гә җиткән. Кичә ул 5 966га арткан, бу юлы, анда 6 201 яңа очрак теркәлгән.

Чыганак: МК

Бәйле