9 сыйныфлар өчен чыгарылыш имтиханы тапшыруның яңа графигы

-- Лейла

Россиянең Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 9 сыйныфлар өчен дәүләт имтиханы бирүнең яңа графигын бастырып чыгарды.

Аның нигезендә, укучылар 1 июньнән алып 31 июль аралыгында имтихан тапшыра алачак.

Шулай ук документта, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, санитар- эпидемиологик хәлдән чыгып, рус теле һәм математикадан имтиханнар бирү көннәрен субъектлар үзләре сайлаячак, диелә.

Төп көннәрдә имтихан бирә алмаучылар яисә имтиханда “2”ле алганнар 4 сентябрьдә рус теленнән, ә 7 сентябрьдә математикадан имтихан тапшыра алачак. Резерв көннәр дип 14, 15 һәм 18 сентябрьләр билгеләнгән.

Моңа кадәр Рособрнадзор 9 сыйныфлар өчен имтихан тапшыру вакытын 8 июньнән 31 июльгә кадәр дип билгеләгән иде.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле