Санкт-Петербургта апрель башыннан дүрт шәфкать туташы үлгән, аларда элегрәк COVID-19 диагнозы куелган. Бу хакта шимбә көнне шәһәр сәламәтлек саклау комитетында «Интерфакс» ка хәбәр иттеләр.
«Апрель башыннан дүрт шәфкать туташы вафат булды. Тик аларның башка авыр авырулары булган һәм алар вирусны хезмәт вазыйфаларын башкармаганда йоктырганнар. Медиклар башка кешеләр кебек үк, башка урыннарда да вирус йоктырырга мөмкин. Эштә генә түгел», — дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Ике шәфкать туташы, 30 һәм 55 яшьлек, сугыш ветераннары өчен госпитальдә, бер хатын, 56 яшьлек, ашыгыч ярдәмдә эшләгән. Тагын берсе, 58 яшь, — шәһәрнең бер сырхауханәсендә.
Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлегә рәсми рәвештә зарарлану шартлары, үлемнең төп сәбәбе кебек үк, билгеләнмәгән.
Чыганак: "БИЗНЕС Online"