Мамадышта көчле җил нәтиҗәсендә бинаның түбәсен кубара. Бу хакта ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
15: 50 сәгатьтә Мамадыш шәһәренең Совет урамы, 1 адресы буенча урнашкан бина түбәсен кубару турында хәбәр килде.
Коткаручылар килеп җитүгә, 300 кв. метр мәйданда түбәнең өлешчә кубарылуы ачыкланды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 6 автомобильгә түбәдән кубып төшкән материаллар зыян китергән.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк синоптиклар Татарстанда шторм кисәтү игълан иткән иде. Аларның мәгълүматларына караганда, бик көчле көньяк-көнбатыштан секундына 25-27 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Чыганак: "БИЗНЕС Online"