Лимоннан да файдалырак нәрсә бар?

-- Лейла

Халык теленә «коронавирус» сүзе керүгә, кибетләребездә лимон һәм имбир юкка чыкты – кешеләр шулай С витаминын туплап калырга тырыша бездә, дип, тәҗрибәле табибның ни әйтәсен түземсезләнеп көтәм. Наилә Хөсәенова, көлемсерәп алганнан соң, үзе яши торган шәһәрдә дә шундыйрак хәлләрнең хөкем сөрүе, әмма бу дөньяда лимонга караганда да файдалырак җимеш­ләр барлыгы турында сөйләп китте. «Чыннан да, тәүге тапкыр С витамины яки аскорбин кислотасы 1932 елда лимон согыннан алынган. Әмма лимонда күп түгел ул. 100 грамм җимештә – нибары 40 мг гына, – дип тезеп китте, туташ-ханымнар ризыгында калорияләр санарга күнеккәнлектән, саннарга бик мөкиббән диетолог ханым. – Бу витаминга берничә тапкыр баерак булган яшелчә һәм җи­ләк-җимешләр бихисап күп ләбаса!»

Наилә Булат кызы миңа «ватсап» аша бу җимешләр исемлеген язып та җибәрде. «Серле сандык» укучыларына да, шәт, кызык булыр ул, дип уйлыйбыз.

Гөлҗимеш (100 г – 1200 мг С). Белмәсәгез – белегез: составындагы аскорбин кислотасы күләме ягыннан чемпион! Кипкәне дә, кипмәгәне дә бик файдалы. Җимеш күңел төшенкелегеннән һәм язгы авитаминоздан иң шәп котылу чарасы булып санала.

Татлы кызыл борыч (100 г – 250 мг С). С витамины әфлисундагыга караганда 4 тапкыр күбрәк! Әмма нәкъ менә кызыл борычта гына: кызгылт-сары төс бирүче каротин һәм кызыл пигмент – ликопин матдәләре яман шеш авыруы куркынычын киметүче бик көчле антиоксидантлар булып тора. Кызыл борыч – шулай ук А витамины буенча да лидер. Ә менә яшел һәм сары борычта С витамины азрак. Әмма аны да исемлеккә кертмичә ярамый.

Алма (100 г – 165 мг С). «Кодрәтемнән килсә, мин үзем нәкъ шушы җимешне беренче урынга чыгарыр идем, – ди Наилә. – Соң, без кызыл борычка яки кара карлыганга караганда нәкъ менә алманы күбрәк ашыйбыз бит. Бу җимеш әле минераль матдәләр – калий, фосфор, кальций, натрий, магний, тимер чыганагы да. Чәйгә салып эчәргә дә була. Кешегә ел дәвамында 48 кг алма ашарга кирәк (чи килеш, шулай ук эшкәртелгән хәлдә). Кыскасы, алма кимерсәгез, сәла­мәтлек саклау мәсьәләсендә тамчы да оттырмассыз».

Кара карлыган (100 г – 200 мг С). Аскорбин кислотасына тәүлеклек ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен 15 – 20 данә карлыган ашау җитә (чи килеш, туңдырылганы, хәтта кайнатмасы да ярый).

Сырганак (100 г – 200 мг С). Карлыган һәм лимоннан кайтыш түгел, хәтта әйбәтрәк тә. Кибетләрдә туңдырылган килеш сатыла. Чәй-компот кебек эчемлекләргә өстәп җибәрү өчен менә дигән витамин чыганагы!

Петрушка (100 г – 150 мг С). Яшь петрушка витаминнарга аеруча бай. Йөрәк-кан тамырлары, бөер һәм сидек юллары авыруларыннан интегүчеләр өчен файдалы. Тәрәзә төбендә үстереп, һәр көн саен шуннан витаминнар һәм минераллар алып торырга була! Сүз уңаеннан, укропта да С витамины күп. Ашкайнату эшчәнлеге өчен бик әйбәт ул.

Брокколи (100 г – 136 мг С). Теге яки бу рейтингтан беркайчан төшеп тормаган диетик кәбестәне онытып калдырмыйк тагын. Клетчаткага бай. Аннан килеп, канцерогеннарга каршы тору үзенчәлегенә ия. Ә бу рак авыруын профилактикалау дигән сүз. Кыскасы, аны рәхәтләнеп ашка, пиццага салырга яки пешереп ашарга була.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле