Кайсы районда күпме коронавирус очрагы теркәлгән?

-- Лейла

Әнә, Чүпрәле районына — 18, Теләче районына — 17, Балтач районына 9 вирус йоктырган очрак туры килә хәзер.

Татарстан коронавирус йоктыручыларның күпчелеге, әлбәттә, Казан шәһәренә туры килә. Шул ук вакытта узып баручы атна кайбер авыл районнарына да бу күрсәткеч буенча «лидер»лар арасына чыгарга мөмкинлек бирде. Әнә, Чүпрәле районына — 18, Теләче районына — 17, Балтач районына 9 вирус йоктырган очрак туры килә хәзер. Ә Казан янәшәсендә генә урнашкан Питрәч, Лаеш, Биектау районнарында хәлләр тагын да начаррак.

Таблицага күз салыйк:

Казан – барлыгы 249, (дәваланган 41)
Чаллы – 80 (9)
Әгерҗе – 4
Азнакай – 4
Аксубай – 2
Алексеевск – 1
Әлмәт – 7 (3)
Арча – 6
Баулы – 2
Балтач – 9
Бөгелмә – 1
Буа – 6
Биектау – 17 (1)
Чүпрәле – 18
Алабуга – 4
Яшел Үзән – 5
Кукмара – 5
Лаеш – 35
Лениногорск – 1
Мамадыш – 4
Менделеевск – 1
Түбән Кама – 27
Яңа Чишмә – 2
Нурлат – 4
Питрәч – 22 (3)
Саба 6
Сарман – 7
Тәтеш – 9
Тукай – 5
Теләче – 17
Чистай – 2

Барлыгы – 562 очрак теркәлгән (57 кеше терелгән)

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле