Путинның коронавирус буенча мөрәҗәгате кайчан буласы билгеле

-- Лейла

Россия Президенты май бәйрәмнәре алдыннан үз-үзеңне изоляцияләү һәм икътисад турында гаризалар ясаячак.

Владимир Путин 2020 елның 28 апрелендә коронавирус вәзгыяте уңаеннан чираттагы мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак. Моны президент Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмә кысаларында эшләячәк.

Дәүләт башлыгы май бәйрәмнәренә үз-үзеңне изоляцияләү режимын озайту турында сөйләячәк һәм россиялеләргә ярдәм итүнең яңа икътисади чараларын игълан итәчәк. Путин мөрәҗәгатен үзәк телеканаллар аша карарга була.. Башлану вакыты әлегә билгеле түгел.

Искәртеп узабыз, узган атнада вице-премьер Татьяна Голикова вирусологлар һәм экспертлар белән киңәшмә үткәрде, алар үз-үзеңне изоляцияләү режимын 12 майга кадәр озайтырга киңәш итте.

Чыганак: mk.ru

Бәйле