Коронавирустан вафат булган Чаллы кешесен ничек күмәчәкләр

-- Лейла

Мәетне юу Covid-19 таралуына бәйле рәвештә билгеләнгән барлык санитар-эпидемология таләпләрен үтәп башкарылачак.

Табутка салыр алдыннан Чаллының коронавирустан вафат булган кешесенең мәетен герметик капчыкка төрәләр. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чаллы кешесенең үлем сәбәпләрен ачыклау өчен, мазок алынган. «Татар-информ»га билгеле мәгълүматлар буенча, алынган мазок диагнозны раслаган. Җирләнер алдыннан мәетне юуны барлык санитар-эпидемология таләпләрен үтәп башкарачаклар. Табутка салыр алдыннан мәетне герметик капчыкка төрәләр.

Ир-атны зиратта җирләячәкләр. Кабер вирусның таралу урыны була алмый, чөнки объекттан тыш инфекция берничә сәгатьтән соң яшәү сәләтен югалта. Җирләү урыны берничә көннән соң куркынычсызга әйләнә.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле