Владимир Путин мөрәҗәгатендә чикләүләрсез тормышка кайчан кире кайтачагыбызны әйтә

-- Лейла

Һәр төбәктә һәр кеше гомере өчен көрәшкә 100 процентлык әзерлек булырга тиеш. Коронавируска бәйле вазгыять уңаеннан чираттагы мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин шулай диде. Илдә нинди хәлләр бар һәм чикләүләрсез тормышка кайчан кире кайтачакбыз?

Вазгыять катлаулы кала бирә. Авыруның югары ноктасына килеп җитмәдек. Әмма эпидемиянең таралуын азмы-күпме туктатып булды, дип ышандырды Президент. Шуңа да һәркемнән дисциплина һәм оешканлык таләп ителә. Яңа очраклар теркәлү тотрыкланган, ләкин бу әле җиңел сулар өчен сәбәп түгел.

Владимир Путин 6,7 һәм 8 май көннәрен эшләми торган көннәр дип игълан итте. Хезмәт хаклары сакланачак. Шулай итеп эшләми торган көннәр 11 майга кадәр озайтылачак. Шул исәптән чикләүләр хакында да онытасы түгел. Өйдән чыгарга ярамауга бәйле таләпләр 12 майга кадәр сакланачак. Профилактика чаралары төгәл үтәлергә тиешлеге искәртелә.

Чикләүләр алынды да, шундук барыбыз да урамга чыктык түгел. Катгый таләпләрне юкка чыгару һәр төбәктә бер вакытта оештырылмаячак. Бу процесс 12 майдан башланачак. Төбәк башлыкларына исә 5 майга кадәр моны ничек оештырырга мөмкин булуын уйлап бетерергә кушылды.

Бизнес вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр мондый шартларда аеруча кыен хәлдә калды. Путин Хөкүмәткә гражданнарны яклау буенча яңа чаралар булдырырга кушты. Сүз уңаеннан, Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустинга шундый тәкъдим белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыккан иде. Эпидемиядән соң икътисадны күтәрү буенча да масштаблы план әзерләнәчәген дә әйтте Путин.

САН

Россиядә ел башында 60-70 ИВЛ аппараты (үпкәне ясалма вентиляцияләү) җитештерелә торган булса, апрель аенда 800дән артык булган. Май аенда әлеге санны 2,5 меңгә җиткерергә ниятлиләр. Коронавируска бәйле тикшеренүләр саны соңгы арада 60 мәртәбә арткан. Медицина битлеген җитештерү 10 тапкырга диярлек үскән: ел башында тәүлегенә 800 мең булса, апрельдә – 8,5 млн. Гыйнварда табиблар өчен тәүлегенә 3 мең саклагыч костюм җитештерелсә, апрель аенда 100 мең. Майга күрсәткечне 150 меңгә җиткермәкчеләр.

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Бәйле