ШАЯН ТВның нәни артистлары #Айдадомой концертында катнашачак

-- Лейла

29 апрель көнне 16.20-16.30 сәгатьтә «Исполнение желаний» балалар җыры марафоны кысаларында «ШАЯН ТВ» каналы алып баручысы Элдар Гыйниятов һәм «Сәйлән» җыр фестивале җиңүчеләре Амелия Феофанова белән Әминә Әхмәтҗанова #Айдадомой онлайн-концертында катнаша.

Чара Татарстан Республикасы рәсми төркемендә булачак. Трансляцияне Вконтакте https://vk.com/nashtatarstan , YouTube, Одноклассники социаль челтәрләре һәм «ШАЯН ТВ» каналы сайты аша карап булачак.

Бәйле