Коронавирусның иң мөһим һәм иң күзгә күренеп торган симптомы-«одышка», дип белдерде сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы Сергей Авдеев «Россия-1» телеканалында.
«Үз хисләреңне күзәтеп торырга кирәк. Иң мөһим симптом — ул югары температура һәм ютәл түгел, ә “одышка”, — диде ул.
Аның сүзләренә караганда, “одышка” булса табибларга шалтыратырга кирәк.
Чыганак: "БИЗНЕС Online"