Марат Бәшәров мондый петицияләр аркасында аңа премияләрдән реаль рәвештә мәхрүм ителү янамый дип саный.
«Бу исемнәрне миңа сез бирмәдегез. Аны миңа Татарстан Республикасы Президенты, ә РФ Дәүләт Премиясен — Владимир Владимирович Путин тапшырды. Шуңа күрә биргән кеше аннан мәхрүм итсен » » — ди артист.
Бәшәров хатынына кул күтәргәне өчен шактый түләгәненә ышана. 2018 елда аны “бик күп эштән” мәхрүм иттеләр. Ә петициягә кул куйган кешеләр үзизоляциядә нәрсә белән шөгыльләнергә белми дип саный ул..
Артист «секрет на миллион» эфирында үз хатыннарын кыйнавын ачыктан-ачык белдергән.
Чыганак: Реальное время