Мәгълүмат чаралары: Коронавирус кайчан бетә?

Русиядә коронавирус таралу якынча 19 августта тәмамланачак, диләр.

Һәрхәлдә, Сингапур технология һәм дизайн университетының инновацияләр лабораториясе хезмәткәрләре шундый фараз бирә.

Ә бит моңа кадәр эпидемия 20 июльдә тәмамланачак дип ышандырганнар иде. Галимнәр пандемиянең икенче тапкыр баш калкытуы ихтимал дип тә кисәтә.

Бүген илдә коронавирус йоктыручылар саны 99 399 кешегә җитте. Вирус аркасында 972 кешенең йөрәге тибүдән туктады.

11 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яңа коронавирус таралуны пандемия дип игълан итте.

Чыганак "Өмет"

Бәйле