Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 71 короновирус очрагы теркәлә

-- Лейла

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 71 COVID-19 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта РФ Хөкүмәте каршындагы яңа коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча оператив штаб хәбәрендә әйтелә.

Шулай итеп, республикада COVID-19 очракларының гомуми саны 823кә җитте. 88 кеше сәламәтләнде, бер авыручы вафат булды.

Коронавируска каршы көрәш буенча Татарстан оператив штабында аныклап узуларынча, 28 пациент хастаханәгә салынган, 43 кеше өйдә дәвалана — аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы. 5 зарарлану очрагы читтән кертелгән, 66-элемтә аркасында.

Яңа очракларның географик бүленеше түбәндәгечә: Казан-35, Яр Чаллы — 11, Кукмара һәм Түбән Кама районнары — 4әр очрак. Биектау районында — 3, Буа, Сарман һәм Әтнә районнарында 2 очрак ачыкланган. Чүпрәле, Тукай, Алабуга, Теләче, Яшел Үзән, Чирмешән, Аксубай районнарында бер очрак ачыкланган.

 

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле