Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирусның ничә очрагы раслана?

-- Лейла

Соңгы тәүлек эчендә Россиядә 85 төбәктә коронавирусның 7099 очрагы расланган. Бу хакта оператив штабта хәбәр иттеләр.

Аның мәгълүматларына караганда, 2829да (39,9%) очракта контактлы затларда ачыкланган, аларда бернинди клиник авыру күренеше дә булмаган. Тәүлек эчендә 1333 кеше терелде.

Бүгенге көндә илдә 85 төбәктә 106 498 авыру теркәлгән, ә сәламәтләнгән пациентлар саны 11 619 кешегә кадәр арткан.

Тәүлек эчендә COVID-19дан 101 кеше үлгән. Бөтен вакыт эчендә Россиядә коронавирустан 1073 пациент үлгән

Чыганак:  "БИЗНЕС Online".

 

Бәйле