«Крутойның хатынын күргәнең бармы?»

Композитор Игорь Крутойны белмәгән кеше юктыр. Тик, башка артистлар шәхси тормышлары белән мактанганда, ул гаиләсен чит-ят күзләрдән саклауны кирәк дип таба.

Аның һөнәри һәм шәхси уңышларга ирешү юлы шактый катлаулы. Беренче гаиләсеннән аерылгач, хатыны аны улы Николай белән аралаштырмас өчен барсын да эшли. Әти кеше баласын сагынып өзелә, яңа мәхәббәт эзләү турында уйлап та карамый.

Берничә елдан соң гына, Америкага гастрольләре вакытында, Крутой Ольга белән таныша, ләкин аның гаиләсе – ире һәм кызы була. Хатын Америкада яши һәм композиторның Русиядә билгеле шәхес булуы хакында белми.

Ике арада кабынган сөю телефон аша дәвам итә, Игорь Ольганы үзенеке итү өчен барсын да эшли: нәтиҗәдә, Ольга гаиләсеннән китә һәм ике илгә яши башлый. Яңа ире аның кызы белән дә уртак тел таба, Олганы бәхетле итәргә биргән вәгъдәсендә дә тора.

Озакламый Крутойлар гаиләсендә Александра туа. Игорь бу көнне гомеренең иң бәхетле көне дип саный. Бүген Саша Америка колледжында белем ала һәм үзен тулысынча “әтисе кызы” дип исәпли.

Крутойлар гаиләсенең девизы: “кемгә ярдәм кирәк, бар эшне ташлап, ярдәмгә ашыгырга!” Игорьга берничә тапкыр авыр чирләр үткәрергә туры килә, якыннары һәрчак аның янында.

Бүген Игорь һәм Ольга үзләрен иң бәхетле пар дип исәплиләр һәм балалары-оныклары белән горурланып яшиләр.

Әйткәндәй, Николай үсә төшкәч әтисе белән уртак тел таба һәм алар бүген – иң якын дуслар.

Чыганак : "Өмет"
Фото: uznayvse.r

Бәйле