Кортлаган бабайны волонтерлар коткара

-- Лейла

85 яшьлек бабайның тәне бозылып, кортлый башлаган иде. Аны волонтерлар коткарды.

Бүген аның хәле турында билгеле булды. Хәйрия оешмасы волонтерлары 85 яшьлек картның хәле турында сөйләде. Билгеле булуынча, бабай үз йортында хатынының күз алдында үлем хәлендә яткан булган. Битараф булмаган күршеләре аркасында бәхетсезлекне булдырмый кала алганнар. Бу турыда без кичә сайтта белдергән идек инде. Бүген исә Хатыйп бабай күп вакыт йоклый, аны ашатыр алдыннан ризыкны блендер аша уздырлар. Картның хәле яхшыра, тән температурасы нормада тора. Волонтерлар аңа памперсларлар, тән тиресен төзәтү өчен крем сатып алган. Республика халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре бу катлаулы хәлдә ярдәмгә килде. Ике көн эчендә картның хәле күпкә әйбәтләнде, ә сәламәтлеге акрынлап яхшыра башлады. Үзизоляция режимы тәмамланганнан соң, бабайны картлар йортына урнаштырачаклар.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле