Россиядә коронавируска каршы көрәш өчен кертелгән чикләү чараларының йомшаюлары озак булмаган урамда йөрүләрдән башланачак. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова ТАССка биргән интервьюсында сөйләде.
«Ике-өч кеше йөрүдән, иртәнге йөгерешләрдән, урамда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүдән, балалар белән йөрүдән, әмма, әлбәттә инде, социаль дистанцияне үтәп”, — диде Попова.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".