Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе быелгы уңыш нинди булачагын сөйли

-- Лейла

Халык арасында шундый мәзәк бар: “Синоптиклар түгел, һава торышы ялгыша”. Алай да, кайчагында аларның да фаразлары туры килгәли бит. Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд быел иң эссе ел булачак, дип фаразлый.

“Бәлки рекорд җылы да булмас. 99 процент ышаныч белән әйтә алам: бу ел биш иң эссе еллар исемлегенә керәчәк”, — ди синоптик. Аның сүзләренчә, һәр биш ел саен уртача һава температурасы югарырак була бара. “Бу глобаль җылынуга, атмосферада парник газларының күбәюенә бәйле”, — дип аңлата Вильфанд.

Июнь
Синоптиклар июнь аенда Россиядә һава температурасы климатик норма тирәсендә булачак, дип фаразлый. Әстерхан һәм Себер якларында гына эсселәр көтелә. Явым-төшемнәр дә әллә ни күп булмаячак. Новгород өлкәсе, Смоленск тирәсендә генә корылык булуы ихтимал.

Июль
Җәйнең уртасында Казанда без күнегеп килә торган һава торышы, ягъни салкынча булыр дип фаразлана. Шундый ук һава Самара, Оренбург, Уфа, Киров, Пермь, Чиләбе, Төмән, Омск, Салехард, Новосибирск халкын да “сөендерәчәк”. Ә башка төбәкләрдә исә җәй, җәй төсле булачак, имеш, ягъни җылы.

Август
Август ае, июльдән аермалы буларак, безне сөендерер төсле. Россиянең барлык Европа өлешендә дә ул эссе булачак, төгәлрәге, җылы һава торышы көтелә, дип фаразларын җиткерде Вильфанд.

“Ике-өч көндә җир өлгерә…”
Халык синоптигы Арчадан Рәис Шәкүров сүзләренчә, кышы ничек, җәе дә шундый булачак.
— Җәй быел яңгырлы килер. Сентябрь аенда аяз булачак, ашлыкларны сугып алырга әйбәт була. Июль, без гадәтләнгәнчә, эссе булмаячак, — ди Рәис абый.

— Май аенда халык бәрәңге утырту белән мәшгуль. Әмма быел анысын да кайчан утыртырга белмәссең!
— Безнең якларда бәрәңгене 11 майда утырталар. Бу яуган  яңгырларга карамасыннар, 2-3 көн 20 градус җылы була икән, җир хәзер өлгерә ул. Яз иртә килә дигәннәр иде, мин аны алдан ук алай булмаячак дип әйттем. Үзенекен сузды ул, әле соңга да кала. Менә әле дә чәчүгә дә чыга алмыйлар, басуга да кереп булмый. Шулай да, уңышлар әйбәт була быел. Бәрәңге, икмәк уңачак. Бай ел була быел, — дип фаразлары белән бүлеште Рәис абый.

Амин, авызыгызга бал да май! Мондый сынаулар аша узганнан соң, икмәге булса да уңсын иде инде аның!

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле