Икесе дә гаиләләрен тәэмин итү өчен, яхшы тормыш эзләп чыгып киткән кешеләр.
Чувашия Республикасының Урмай авылында короновирустан вафат булган ике татар кешесе җирләнгән. Аларның мәетләре Мәскәүдән кайтарылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итте.
«Икесен дә бүген иртән Мәскәүдән кайткан табутларында Урмай зиратында күмделәр. Халык белән бергә җеназа намазы укылды. Берсе — 42 яшьлек хатын-кыз, шәфкать туташы булып эшләгән, икенчесе — илле яшьтән өлкән ир-ат. Икесе дә гаиләләрен тәэмин итү өчен, яхшы тормыш эзләп чыгып киткән кешеләр», — дип сөйләде ул.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/