Зәмирә Рәҗәпова: «Нык тордым, түздем, игътибар итмәдем…»

-- Лейла

Дөньяда барган соңгы вакыйгаларга бәйле күп халык эшсез калды, бер төркем кешеләр өстәмә керемнәрдән дә колак какты… Концерттан-концертака, банкеттан-банкетка «яшәүче» артистларга да бу вакыйгалар зур уңайсызлыклар тудырды.

Популяр алып баручы Зәмирә Рәҗәпова үзенең Инстаграмында карантинның үз гаиләсенә ясаган йогынтысы хакында яза. «Майга планлаштырылган 4 банкеттан хуҗалар баш тартты, бишенчесе әле билгесез», ‒ дип яза Зәмирә. «Шул бизнесым булмаса нишләр идем мин хәзер?» ‒ дип Аллагы Тәгаләгә рәхмәтләр укый ул.

«Ә бизнес белән шөгыльләнүдән 555 тапкыр баштарткач, кулымны төшерсәм… Туганнарым, дусларым, хезмәттәшләремнең көлүеннән куркып, баш тартсам… Нык тордым, түздем, игътибар итмәдем»,- дип яза Зәмирә.

«Алайса хәзер биииик авыр булыр иде», ‒ ди ул.

Бәйле