Татар авылында коронавирустан үлгән берьюлы ике кешене күмәләр

-- Лейла

Икесе дә гаиләләрен тәэмин итү өчен, яхшы тормыш эзләп чыгып киткән кешеләр.

Чувашия Республикасының Урмай авылында короновирустан вафат булган ике татар кешесе җирләнгән. Аларның мәетләре Мәскәүдән кайтарылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итте.

«Икесен дә бүген иртән Мәскәүдән кайткан табутларында Урмай зиратында күмделәр. Халык белән бергә җеназа намазы укылды. Берсе — 42 яшьлек хатын-кыз, шәфкать туташы булып эшләгән, икенчесе — илле яшьтән өлкән ир-ат. Икесе дә гаиләләрен тәэмин итү өчен, яхшы тормыш эзләп чыгып киткән кешеләр», — дип сөйләде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Бәйле