- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Иртәгә, 2 майда төнлә һәм иртән Татарстанда салкын һава булачак.
Яңгырлар көтелә, температура 0-5 градус тирбәләчәк. Көндез явым-төшем фаразланмый, ә һава 6-11 градуска кадәр җылытачак, көньяк районнарда бу күрсәткеч 16 градуска кадәр җитәчәк. Бу хакта ТР гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
3 майда республика территориясе өстеннән антициклон узачак. Явым-төшем көтелми. Төнлә -1… 4 градус булуы фаразлана, көндез – җылылык 17 градуска кадәр күтәреләчәк.
Киләсе атна башында, алдагы антициклон йогынтысы сакланачак. Явым-төшем көтелми, җылы булачак. Дүшәмбе көнне һава температурасы 16-21 градуска кадәр, ә 5 майда 24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: Шәһри Казан