Чулпан Йосыпова кияүгә чыга диләр?

-- Лейла

Артистларның шәхси тормышы һәрвакыт күз алдында. Моңлы җырчы Чулпан Йосыпованың да кияүгә чыгуын, бәби табуын, аерылуын барыбыз да белә. Моннан ике ел элек җырчының машинасына ут төрткәннәр иде.

Ул вакыйгалардан соң Чулпан югалып торды. Хәзер кайда ул? Ниләр белән мәшгуль? Чулпан белән элемтәгә кердек.

— Чулпан, ничек хәлләрең? Теге вакытта машинаңа ут төрткән кеше табылдымы?

— Ике ел элек туган көн көнне машинамны яндырганнар иде. Ул вакытта ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Хәзер инде тынычландым, Аллага шөкер. Ул кешенең кем икәнен беләм, әмма ул җәзага тартылмады. Аллаһы Тәгалә үзе күрер дидем.

— Яшәү урыныңны да алыштырдың бугай?

— Әйе. Аллага шөкер, Казанның Константиновка бистәсендә үз йортым белән яшим. Әлегә улым белән үзизоляциядә утырабыз, беркая чыкмыйбыз. 23 майда Солтанга 4 яшь тула, Алла боерса. Шигырьләр ятлыйбыз, хәреф танырга, санарга өйрәнәбез.

— Кияүгә чыгуың турында имеш-мимешләр йөри. Дөресме?

— Каян ишетәсез сез андый сүзләр?! (көлә) Юк, кияүгә чыкмадым. Минем холкымны, тормышымны аңлардай кешене очратмадым. Әлегә бәхетемне тапмадым.

— Солтанның әтисе өйләндеме?

— Өйләнде, аның өчен бик сөенәм.

— Чулпан, үзизоляция тәмамлангач, нинди планнарыңны тормышка ашырачаксың?

— Планнар зурдан. Язылмаган җырлар бик күп, тик әлегә аларны яздыру мөмкинлеге юк. Үзизоляциядән соң шул эш белән шөгыльләнергә исәп. Эш дигәннән, эшкә урнаштым. Нинди эш икәне сер булып калсын, тиздән белерсез.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле