Табиб мөрәҗәгате: «Сез потенциаль — мәрхүмнәр»

-- Лейла

Воскресенск район хастаханәсенең баш табибы Юрий Райхман халыкка карантин чараларын үтәргә өндәде.

Аның сүзләренә караганда, халык көн саен моргтан коронавирустан вафат булган табутларны чыгаруларын күрми.

«Хәзер булган хәлләр бик куркыныч. Сез реанимациядә һәм йогышлы авырулар корпусларында “кошмарны” күрмисез», — дип билгеләп үтте Райхман.

Табиб күпләрнең бергә йөрүләрен, автобус тукталышларында бергә торуларын, машиналарда йөрүләрен, компанияләрдә сыра эчүләрен билгеләп үтте. Шулай ук Райхман билгеләп үткәнчә, халык лифтка битлексез дүрт кеше керә, кнопкаларга кагыла, кулларны дезинфекция чаралары белән эшкәртми.

«Миңа сезнең өчен куркыныч… Аңлагыз әле, сез потенциаль — миңа бу хакта сөйләве куркыныч — мәрхүмнәр «, — ди табиб.

Ул хәзер табиблар йокыны онытты, кулдан килгәннең барысын да эшли, дип өстәде.

Райхман халыктан беркая да йөрмәскә, телевизор карарга, гимнастика ясарга, кибеткә чыгарга туры килсә, саклык чараларын күрергә үгетләде.

Чыганак: mk.ru

Бәйле