Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру турындагы указны имзалады

-- Лейла

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру көннәрен билгеләү турындагы указны имзалады. Тиешле документ Татарстан Президенты сайтында урнаштырылган.

“Татарстан Республикасында 2020 елның 24 маенда ай календаре һәм гореф-гадәтләргә туры килә торган көн итеп Ураза бәйрәмен билгеләү турында карар кабул итәм», — диелә Указда.

2020 елның 31 июле Корбан бәйрәме башлану көне дип игълан ителде.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле