Инстаграмда бәйгеләр уздыру рөхсәт ителәме?

-- Лейла

Инстаграмда бәйгеләр уздыру ешаеп китте. Дусларыңны күрсәтеп язма астында комментарийлар калдыру һәм лайклар куйган өчен бүләк уйнату рөхсәт ителгәнме? Бүләк өчен генә болай уйнау ялганда катнашу булмыймы?

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавабы: 

Үәгаләйкүм әссәлам! Ислам финанс учреждениеләренең аудит һәм бухгалтерия хисабы оешмасының “Бәйгеләр һәм бүләкләр” дип исемләнгән 55 нче номерлы шәригать стандартында болай диелә: “Маркетинг бүләге – теге яки бу товарны, хезмәтне алга үстерү яисә билгеле бер сәүдә урыннарына инвесторларны җәлеп итүгә юнәлдерү өчен махсус уйлап табылган бүләк. Компания, үз эшләнмәләрен яисә үз хезмәтләрен сатып алсыннар өчен, бүләк уйнатырга, баллар системасын кулланырга яисә бүләкне гади генә тапшырырга мөмкин.

Товарны, хезмәтне сатып алу шартын куймыйча, бүләк уйнату рөхсәт ителгән. Сатып алырга тәкъдим ителә торган товар яисә хезмәт бүләк уйнатуның шарты булган очракта, шәригать күзлегеннән рөхсәт ителгән булырга тиеш.”

Димәк, Инстаграмда бәйгеләр уздырып бүләк уйнату рөхсәт, әгәр дә товарны сатып алу шарт итеп куелмаган булса. Бүләкнең шәригать законнарына туры килүе дә шарт булып тора.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле