Биш яшьлек кыз йорт тәрәзәсеннән егылган

Уфада Гагарин урамындагы йорт тәрәзәсеннән 5 яшьлек кыз егылып төшкән. Коткаручылар пультына бу хәбәр 17:06 сәгатьтә килә.

Вакыйга урынына ашгыч ярдәм машинасы чыга. Табиблар кыз баланы тикшеренеп өчен дәваханәгә алып килә. Бәхеткә, сабый исән калган. Әле полиция хезмәткәрләре вакыйганың сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.

“Сабыйның тәрәзә төбендә караучысыз нишләвен аңлау авыр. Бәлки, әти-әнисе башка эш белән мәшгуль булганда кызларын игътибарсыз калдыргандыр. Ни дисәң дә, кыз 1 каттан егылып төшкәнгә күрә генә исән калган”, – дип аңлаттылар башкаланың Гражданнарны яклау идарәсендә.

Чыганак:ufatime.ru

Бәйле