Битлекләр белән күпме йөриячәкбез?

-- Лейла

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина журналистларга хәбәр иткәнчә, бүген республикада авыру йоктыручыларның саны 1208гә җитте. Аларның  45 проценты –  ирләр, калган 55 проценты — хатын-кызлар.

Коронавирус белән күбрәк ирләр авырый дигән сүз дөресме? Белгеч бу сорауга ачыклык кертте: «Инфекция йогу кешенең нинди җенестән булуына бәйле түгел дип саныйм», диде Марина Патяшина.

Белгеч әйтүенчә, 1208 авыруның 132се – балалар (бу 11 процентны тәшкил итә), 160ы – 65 яшьтән олыраклар (13 процент).

— Балаларда авыру симптомнарсыз үтә. Ә менә олы яшьтәгеләрдә вирус эләктерүчеләр саны арта, алар йә үзчикләнү режимын боза, йә саклану чараларын күрми торган якыннары белән аралаша, — диде Марина Патяшина.

Соңгы өч көндә авыручылар саны 248гә артып, авырулар ачыклану очраклары 7-8 процентка үскән.

— Бу зур сан, коронавируска бәйле вазгыять җитди булып кала бирә, — диде спикер.

1208 очракның 827се вирусны контакт юлы белән эләктергән, шуларның 653е – гаилә эчендәгеләр. Авыручыларның 196ында вирус чыганагын ачыклый алмаганнар. Бу җәмәгать урыннарында саклану чаралар күрмәүдән булырга мөмкин, дип ачыклык кертте белгеч. Шул ук вакытта битлекләр белән әле озак йөриячәкбез, моңа ияләшергә кирәк, дип тә өстәде ул.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле