Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар гаиләсендә зур кайгы

-- Лейла

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар гаиләсендә зур кайгы. Зөлфирәнен дәү әнисе якты дөнья белән саубуллаша. 

«- Яраткан дәу әниебез! Урының җәннәтнең түрләрендә булсын Син имән агачыдай ныклы, тузем булдың! Синнән бик куп эшкә өйрәнеп калдык! «Эшләгәнең безгә, өйрәнуең узеңә» дидең!Соңгы көнеңә кадәр шаярып сөйләшуләрең безнең күңелләрдә мәңгегә калыр. Синең кебек төннәрен, көннәрен санап, сагынып көтүче кеше юктыр ул, дәу әни.
Әтине бик юксындың… Курешкәнсездер. Яраткан, дәу әнием»- дип яза яшь җырчы үзенең инстаграмында.

Ярдәм иткән барлык медицина хезмәткәрләрләренә, дәу әнисенә булышучыларга, барлык туганнарына, дусларына, танышларына зур рәхмәтен белдерә Зөлфирә.

Татар тудей коллективы авыр кайгыгызны уртаклаша. Дәү әниегезнең урны җәннәттә булсын!

Бәйле