Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны арта

-- Лейла

Бүген Татарстанда коронавирус йоктырган 102 кеше ачыкланган. Шулай ук әлеге диагноздан бер үлүче дә бар. Уйланырлык та, борчылырлык та саннар.

Кичә Татарстанда коронавирус йоктырган 91 очрак теркәлсә, бүген әлеге саннар тагын да артты. 102 яңа очрак. Уйланырлык та, борчылырлык та саннар. 101 очрак башкалар белән контакттан соң барлыкка килгән.

География: 
Казан – 75;
Чаллы – 1;
Кукмара — 1;
Буа -3;
Биектау -3;
Нурлат -1;
Арча -2;
Яшел Үзән — 6;
Лаеш -2;
Югары Ослан -1;
Апас -3;
Саба -3;
Питрәч-1.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 1310 кешедә COVID-19 диагнозы расланган. 395 кеше хастаханәләрдә дәвалана.

Бүген коронавирустан үлүче дә теркәлгән. 5 май көнне Чаллыда 1969 елда туган ир-ат вафат булган.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле