Мөфти Равил Гайнетдиннең урынбасары коронавирус белән авыруы ничек үтүен сөйли [видео]

-- Лейла

Рәфыйк Фәттәхетдинов коронавирус инфекциясен йоктырмау һәм таратмау өчен барлык күрсәтмәләрне дә үтәргә киңәш итә.

Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең урынбасары Рәфыйк Фәттәхетдинов коронавирус белән авырган. Бу хакта ул Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтындагы видеомөрәҗәгатендә сөйли.

«Кадерле кан кардәшләр, сезне чын күңелдән Рамазан ае башлану белән котлыйм. Бу ай безнең күңелләребездә аерым урынны алып тора. Мәчетләребез ябык булуга да карамастан, безнең күңелләребез шушы ай алып килгән һәр изгелеккә ачык», — дип сөйли башлый РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары.

Рәфыйк Фәттәхетдинов коронавирус белән авыру сәбәпле берничә атна хастаханәдә ятып чыгарга мәҗбүр була. «Аллаһка шөкер, мин терелдем. Якыннарым да терелеп килә. Иң беренче чиратта үзебезнең хөрмәтле мөфтигә рәхмәтемне белдерәсем килә. Ул мине компьютер томографиясенә җибәрде. Хастаханәдә булганда һәрдаим исәнлегемне сораштырып торды», — ди ул.

Хастаханәдә бик авыр очракларны да, олы йөрәкле табибларның көн дә тырышып эшләүләрен дә күрергә туры килә аңа. «Шулай ук олы рәхмәтемне барлык табибларга җиткерәсем килә, бигрәк тә 4 номерлы Университет клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары, бүлек мөдиренә. Минем әти-әниемә ярдәм күрсәткән 15 нче шәһәр хастаханәсе табибларына да рәхмәтлемен», — ди ул.

Рәфыйк Фәттәхетдинов үзенең барлык туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләренә авыр вакытларда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтә.

«Мин безнең Президентыбыз, хакимиятебез һәм Мәскәү мэры тарафыннан күрелгән чараларның дөрес булуына инандым. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз! Коронавирус инфекциясен йоктырмау һәм таратмау өчен барлык кирәкле күрсәтмәләрне дә үтәргә чакырам! Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас», — ди РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары.

Чыганак: Татар Информ

Бәйле