Урманга киткән дә кайтмаган: югалган 21 яшьлек егетнең язмышы билгеле булды

-- Лейла

Башкортстанда Әскин районында яшәүче 21 яшьлек Роберт Мөнировны-Кубияз авылы янындагы күл буенда табып алалар. Башкортстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, яшь егетне җирле ханым табып, коткаручыларга шалтырата. Бәхеткә, аңа медицина ярдәме кирәк булмый.

Исегезгә төшерәбез, Роберт Мөниров 29 апрельдә үк урманга китеп югалган иде: Иске Чәчкилде авылыннан Урмияз авылына җәяү барган һәм кире әйләнеп кайтканда егет адашкан була. Аны берничә көн коткаручылар, полиция һәм волонтерлар эзләгән. Бәхеткә, эзләнүләр уңыш белән тәмамлана.

Чыганак: mkset.ru

Бәйле