Матбугат чаралары: Дөньяда коронавирустан беренче вакцина уйлап табылган

-- Лейла

Италия галимнәре коронавирусны нейтральләштерергә сәләтле дөньяда беренче вакцина уйлап тапкан. Аларның гаризасына Daily Mail игътибар иткән.

Алар тычканнарга вакцина ясаганннар һәм алардан вируска җавап сыйфатында эшләнә торган кан плазмасының антителын — аксымын ала алганнар. Бу антителлар кеше күзәнәкләрендә вирусны лаборатория шартларында юк итәргә сәләтле икән.

Вакцинаны эшләүчеләр вакцинаны көзен кешеләрдә сыный башларга әзер. «Билгеле булганча, без дөньяда беренчеләрдән булып коронавирусны вакцина белән нейтральләштерүне күрсәттек», — диелә галимнәр хәбәрендә. Хәзерге вакытта Италиядә уйлап табылган вакцина иң перспективалы санала.

Чыганак: Лента.ру

Бәйле