«И, Ходаем, шушы әрнүләрнең хәерле ит, соңын, азагын…»

Кайгы елгалары тирән икән
Йөзеп чыгулары бик авыр
Яраланган моңсу йөрәгемә-
Дәваларны кайчан, кем табыр?

Кайгы елгаларын кемнәр кичкән
Шулар белә ачы газабын
И, Ходаем, шушы әрнүләрнең
Хәерле ит, соңын, азагын…

Кайгы елгалары саекмый шул
Еллар, айлар, көннәр үтсә дә…
Искә төшкән саен җаннар сыза-
Күзләрдә яшь кибеп бетсә дә.

Кайгы елгалары яры текә
Ышанасы килми үлемгә
Якын кешең исән –тере булып
Гомер буе яши күңелдә.

Мирхади Разов

Бәйле