«Наиләң белән икебезгә була башласаң, яратуың озакка тармас»

Чынмы, мәзәк сүз генәме – белгән кеше юк. Әмма Битаманда бу хакта сөйләмәгән кеше аздыр. Монысы – бәхәссез.
Бервакыт Битаман урамында комсомол оешмасы секретаре радиоузел начальнигы Харисны эзлэп йөрүче егетләр очраша.
– Мин аны фермалар тирәсендә күргән идем‚ – ди берсе.
– Нинди ферма? Яшелчә бакчасына китте ул, – дип каршы төшә аңа икенчесе.
Ә өченче егет:
– Әллә чукракмы сез? Әле генә радиодан бүген кичен клубта концерт булачагын хәбәр итте ич‚ – дип көлә.
Дөрестән дә, гаҗәп өлгер егет ул Харис. Әле генә анда күренә, эһ дигәндә бирегә житешә. Артыннан өлгерә торган түгел. Күп йөргән – күпне күрер, күпне күргән – күпне белер, диләр. Харисның да белмәгән эше юк. Эше майлаган кебек бара. Сабыр холыклы, тыйнак табигатьле егетнең төсе-бите белән дә башкалардан ким җире юк. Үзе шадра булса да, дулкынланып торган коңгырт кара чәче, куе кара каш астына кереп сыенган зәңгәр күзләре, «кунды, кунды – каргалар кунды» уйнаучы баладай‚ авызын бөрештереп кенә елмаюы белән Битаман кызларының йөрәкләренә ут сала ул. Хәер, бер Битаман кызлары гына түгел икән. Моңарчы Зөләйхадан гайре кыз белән янәшә дә утырмый торган иде, беркем уйламаганда киресе расланды да куйды. Эшендә генә түгел, мәхәббәт дигәндә дә өлгер икән Харис. Хат килә дә хат килә егеткә – барысы да кызлар хаты.
Менә әле шушы ике-өч ай арасында гына ява башлады ул хатлар. Аңа хатлар килә башлаган шәпкә Зөләйха: «Минем Харисыма күзе төшмәгән кыз юк», – диебрәк, горурланып йөрде. Хат ташучы кыздан сорашып, аның бер хатка да жавап язмавын белеп алгач, башы күккә тия язып калды – димәк‚ ул аларны бар дип тә белми. Кызганычка каршы, алай булмаган икән. Зөләйханың башы күккә тия дигәндә генә, егетебез комсомол эшен урынбасарына тапшырып, күрше авылга китеп барды:
– Начальник бер өч көнлек эш кушты‚ – диде ул, Зөләйханың күңеленә шом салып.
Зөләйха тынычлыгын җуйды. Әле курслардан кайткан чагында аны бер кыз, совхоз директорының шоферы, җиңел машинага утыртып, капка төпләренә үк китереп куйган иде. Тагын шул кыз янына китеп баруыдыр. Кызы чибәр генә иде, Харис ишеләрнең күзләрен уйнатырга мәҗбүр итәрлеге бар иде. Буе белән Зөләйхадан бераз гына кайтыш, кайтыш булса, ни зыян? Харис үзе дә үсеп китәм дигәндә терәлеп калган бит. Әмма, чибәр булса да, Зөләйхадан артык җире юк иде лә. Аның әнә ике бит уртасы алсуланып тора, төймә борын белән уймак авыз егетләр сокланырлык, теге кызныкыннан ким түгел, кыйгач кашлары, озын керфекләре дә бар – сөрмә тартмый, үзләре шундый җете каралар.
Кыскасы, дүрт ел буена дуслашып‚ үз итеп йөргән егетенең бу кыланышына бик үпкәләде Зөләйха. Үпкәләсә дә, сер бирмәде – эчендәген тышка селкеп йөрүчеләрдән түгел. Бара икән, бара бирсен. Потка табындың ни дә, утка табындың ни, күңеле кәкредә булса, барыбер үзенекен итәр. Менә шуңа күрә иптәш кызларына ул:
– Миңа дисә, ник тагын бөтен совхоз кызларын ияртеп кайтмый! Битаманда дөнья тараймас, – дигән булды. Асылда бу аның: «Мине җил бәргәнгә сезнең башыгыз зыңламасын!» – диюе иде.
Харис өч көн дигәндә кайтып төште. Кайтуга, ашамады, эчмәде, өйалдына урын җәеп йокларга ятты:
– Өйгә ут капса да уятма, әни… Зөләйха килсә генә… – дип үтенде.
Ләкин Зөләйха килгән җиреннән тиз генә борылып китеп барды. «Ярамаган икән, бик сагынып барган сөяркәсе янында булган, йокларга да вакыты тимәгән!» – дип уйлады ул‚ гарьләнеп.
Анысы гына җитмәгән, атна узгач колхоз председателенә хат килеп төште. Совхоз директоры язган иде. Харис аны Зөләйхага күрсәтте.
«Газиз кордаш! Гозерем төште сиңа. Ишеткәнемчә, сезнең Битаманда бик тә булдыклы радио мастеры бар икән. Сукранмый-зарланмый гына шул егетне бер җиде-сигез көнгә совхозга җибәрсәң иде. Тәҗрибә уртаклашу булыр, безнең кызларны эшкә өйрәтеп китәр иде. Райондагы хуҗасы каршы тугел…»
– Арыдым инде бу йөрүләрдән, совхозга барсам, бусы – соңгысы булыр‚ – дип зарланып алды Харис.
Зөләйха аңа әрнүле караш ташлады. Баруым дигәнче, китүем дисә ни була? Тәҗрибә‚ имеш! Башкалар шикелле хәйләсен кеше ышанырлык укмаштыра алса иде, ичмасам. Кызы белән килешеп кайткан да, тегесе директор исеменнән дигән булып хат җибәргән. Харис кебек өйләнмәгән егетнең күзен-башын иләсләндергән кыз, иллегә җиткән совхоз директорын кубыз уйнамый да биетә инде ул.
Зөләйха егетен озата бармады. Сыныкка сылтау табыла бит.
– Эшем куп, – дип‚ яшелчә бакчасына төшеп китте.
Харис әлеге шофер кыз белән ярты еллык курслардан кайткан чагында танышкан иде. Болай булды ул. Поезддан төшкәч тә, Харис, машина-фәлән эзләп тормастан, җәяүле сукмагыннан турыга гына урман аркылы кайтып китте.
Битаманга сигез километр ара егет кешегә юлмыни. Чыккан шәпкә, инде кояш баер вакытлар җиткән булса да, бик ашыкмады Харис. Алты ай буена шәһәр тузаны йотып яшәгән егет авыл һавасын сагынып өлгергән иде. Киче бик матур, җылы. Тәмле хуш ис белән тулы, дымсу һава борынны кытыклый. Шул һаваны сулау рәхәтенә тиенгән Харис юл чемоданын буш портфельдән җиңел тоеп: «Их, матур да соң дөньясы!» – ди-ди, күзе күргәненә, борыны сизгәненә сокланып, рәхәтләнеп кайтты.
Ләкин табигать матурлыгыннан артыграк сагындырганы да бар иде аның, Зөләйхасы көтә иде. Ул искә төшкәч, аяклар үзләреннән үзләре тибешрәк атлый башладылар.
Район үзәген чыкканда, караңгы төшкән иде инде. Айсыз караңгы төн. Күк йөзен нурсыз, яшькелт йолдызлар чуарлаган.
Харис, ике кулын җилпенер канат итәрлек булып кайтып килгәндә, кыр өстендә кинәт кабынып киткән ут яктысына күзләре чагылып, шып туктады. Ул‚ ут сүнгәч, янәдән караңгыга ияләшеп өлгермәде‚ ниндидер кыз тавышына сискәнеп китте:
– Машинам чокырга янтайды, чыгарышыгыз әле, зинһар‚ – дип ялварулы үтенде кыз. `
«Москвич» машинасы, узган ел бәрәңгесен алгач, күмелми калган чокырга төшкән иде. Аның арт көпчәкләре генә чокыр кырыена терәлеп калган.
– Иһи, матурым, мондый ермактан синең белән мин генә сөйрәп чыгара алмабыз моны. Җиңел булса да, машина бәби арбасы тугел бит ул‚ – диде Харис.
Кыз дәшмәде.
– Шоп-шома юлдан төшеп, нәрсә дип басу буйлап куаладыгыз соң?
– Турыдан гына күпергә чыгарга иде исәп. Ашыгу белән аны-моны абайламый калдым.
Харис кызны: «Артыгыздан куучы булмагандыр, кая ашыктыгыз ул кадәр!» – дип ачуланып алырга торганда гына, ниндидер көчсез ыңгырашу ишеткәндәй булды. Янәшәдә генә кечкенә мендәр өстендә зур, яшелме, карамы шәлгә бөркәнеп бер карчык утыра икән.
– Авырумыни? ‘
– Әнием. Операция булырга тиеш. Шуңа күрә ашыктым да.
Кызның әнисе, артык хәлсезләнгән, һушы киткән кешедәй, көч белән генә ыңгырашып куйды.
– Нишләргә соң бу килештән? – дип тинтерәп калды Харис.
– Белмим, – диде кыз, өметсезләнеп аңа карады.
Әби-карчыкның биредә төн саклап утырыр хәле юк иде. Харис чемоданын калдырып, тиз генә район үзәгенә, больницага йөгерергә булды. Ләкин шунда ук уеннан кайтты. Анда барып җиткәнче шактый вакыт узар. Барып җиткәч тә сиңа: «Менә машина, утыр да куала!» – дип кабаланып китүче я очрар, я юк. Ул арада әби-карчыкка ниләр булмас…
– Менә нәрсә, кем…
– Наилә.
– Сез машинагызны ташлап китмәгез, Наилә. Без бара торыйк. Машина туры килсә, сөйрәтеп чыгарырсыз да безне куып җитәрсез.
– Әни бит… ул үз аягы белән бара алмый.
Үз аягы белән булмаса, минем аяк белән барыр, анысын кайгыртмагыз, Наилә. Ерак тугел, монда нибары бер чакрым, артык булмас.
Харис шулай диде дә, карчыкны саклык белән генә кулына алды һәм юлга чыкты. Карчык дәшми-сөйләшми, хәтта суламый да иде кебек. Тик ара-тирә генә, авыртуга тәкате бетептер‚ көчсез уһылдап ала. Кузгалган шәпкә Харис җиңел атлап барган иде, бара торгач куллар талды, бил сызлый башлады.
Район үзәгенең беренче йортын күргәч, Харисның исе китте –бигрәк якын булып чыкты бу бер километр дигәне. Ә урам башында аларны Наилә куып җитте.
– Утырыгыз!
Харис карчыкны арт урындыкка салды һәм:
– Исән-сау терелеп чыгыгыз‚ әби! – дип теләде.
Аньң борылып китә башлавын күреп, Наилә курка калды. Ул:
– Китмәгез, зинһар! Үзем генә нишли алам мин анда‚ – дип кабаланып, Харисның җиңенә ябышты һәм үз янына утыртты.
Әби-карчыкның эчәсе сулары, ашыйсы ризыклары булган икән әле – операция уңышлы узды. Ни рәвештә, ни уй беләндер инде, кунак йортында төн кунган Харис, иртәнчәк бу шатлыклы хәбәрне ишеткәч тә, шунда ук авылларына кайтып китә алмады. Наилә белән кабат очрашкач, сүз бәйләнеп китте. Наилә инде тынычланган, алай гына да түгел, бик куанган иде, Харисны яныннан җибәрмәде. Аның бу егет белән шатлыгын уртаклашасы килде. Ә инде аның кем икәнен белеп алгач:
– Безнең совхозга барыйк, ә! – дип ялына башлады. Ничек итсә итте, аны, зинһарлап булса да, совхоздагы бер көн җырлатып, ике көн чырлаткан радио аппаратларын карап китәргә күндерде һәм машинасына утыртып
алып китте.
Радиоузелга кергәч, Харис күргәннәре белән танышып, белгәннәре белән хәл-әхвәл сорашып вакыт уздырмады.
– Исәнмесез! Кая, нәрсә көйсезләнә? – диде дә аппаратларны тикшерә башлады. Ике сәгать чамасы кайнашты ул. Ахырында:
– Булды бугай, – дип‚ радиоалгычны ялгады. Кыштырдамый да иде инде ул. Репродуктордан чишмә чылтыравыдай саф, ягымлы музыка яңгырады.
– Рәхмәт сезгә, Харис! Үзебезнең радиодан мондый матур тавыш ишеткәнебез юк иде, – диде Наилә.
«Рәхмәт әйтерлек эш булмады ла»‚ – дип сүз куертып тормады Харис, ишеккә юнәлде:
– Хушыгыз! Бик ашыгам.
Аның артыннан ук:
– Директор сезне озатып куярга кушты‚ – дип‚ Наилә дә чыгып китте.
Менә шулай булган иде эш.
Ләкин Харисның Наилә янына китүе булмаган, күрәсең. Атна дигәндә совхоздан әйләнеп кайтты. Зөләйха аның белән клубка барганда очрашты. Икеләнеп, борчылып йөрүләренә чик куярга, шикләре рас булса, араны кырт өзәргә булып сүзне кыска тотты ул:
– Әйт әле, Харис… Син мине яратасыңмы? – дип‚ аның күзенә карап сорау бирде. Мондый хәлләр булып алмаган сурәттә ул мондый сорауны аңа кияүгә чыккач та бирмәс иде, бәлки. Туры килде менә.
Харисның да мондый туры сорау ишетермен дип уена килгәне булмады.
– Менә ничек яратам! – диде дә Зөләйхасын кочып алды, иреннәреннән үпте.
Әле аймылрак булып торган Зөләйха аны этеп җибәрде:
– Чү, чү! – диде ул, гасабиланып. – Совхоз урамы түгел бу, Битаман тыкрыгы. Ярата, имеш! Наиләң белән икебезгә була башласаң, яратуың озакка тармас.
– Юкны сөйләмә, ату үпкәлим и китәм дә барам! Ә совхоз кызы… ул безне туйга чакыра, менә нәрсә. Без генә каңгырып йөрибез, һаман да синең җаеңны таба алмыйм.
– Әллә мине гаепләмәкче?.. ‚
Сеанс башланган иде инде. Алга узып тормадылар, Зөләйха билетында күрсәтелгән урынга икесе бергә сыештылар. Мәхәббәтне башка берәү белән уртаклашырга ярамаса да, кино караганда ике гашыйкның урын уртаклашулары гаеп эш түгел ич…

Зиннәт Вәли

Бәйле