Үзизоляциядән соң кайбер балаларны бакчага кабул итмәячәкләр

-- Лейла

Балалар бакчаларында иртән баланың сәламәтлеген тикшерүне көчәйтәчәкләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы үзизоляция режимыннан соң балалар бакчаларына кабул итүнең вакытлы тәртибен төзегән. Аның нигезендә, балалар бакчаларында иртән баланың сәламәтлеген тикшерүне көчәйтәчәкләр. Томау һәм тын юллары авыруларының башка билгеләре булган балалар бакчага кабул ителми, диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җиткергән хәбәрдә.

Әти-әниләргә хастаханәгә барып, баланың сәламәтлеге турында белешмә алырга кирәкми. Йогышлы авырулар белән элемтәдә булмау турындагы белешмәне участокның балалар табибы бирә. Моның өчен табибка телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Участок педиатрының телефоны булмаган очракта, call-үзәк яки поликлиникадагы теркәү бүлеге буенча элемтәгә керергә кирәк. Белешмәләр электрон почта яки мессенджерлар буенча җибәреләчәк. Белешмәнең фотосы яки аның сканерланган күчермәсе җибәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, республикада 12 майдан балалар бакчалары штатлы режимда эшли башлаячак

Чыганак: Шәһри Казан.

Бәйле