Татарстанда коронавирус яңалыклары: районнарда зарарланучылар саны

-- Лейла

Татарстанда коронавирусның яңа очрагы алдагы тәүлеккә караганда күбрәк теркәлгән.

Узган тәүлек нәтиҗәләре буенча Татарстанда тагын 88 кешедә COVID-19 диагнозы ачыкланган. Алдагы көндә 83 кеше авыру йоктырган иде.

Шулай итеп,  эпидемия башланганнан бирле авыручылар саны 1586га җитте, 340 кеше (узган тәүлектә 44) сихәтләнде.

Узган тәүлектә 79 очракта вирус башкалардан күчкән, калган 9ы читтә йоктырган. Аларның 18е хастаханәгә озатылган, 70 кеше өйдә дәвалана. Соңгыларында авыру җиңел формада яисә симптомнарсыз гына уза.

Авыру йоктыручыларның күпчелеге Казанда – алар 46 кеше. Чаллыда андыйлар саны – 13.

Моннан тыш:
Арчада – 4
Әтнәдә – 2
Бөгелмәдә – 1
Югары Осланда – 1
Биектауда – 2
Алабугада – 2
Яшел Үзәндә – 4
Кукмарада – 1
Лаешта – 1
Мамадышта – 6
Нурлатта  – 1
Питрәчтә – 1
Сабада – 2
Тәтештә – 1 очрак теркәлгән.

Бүген Татарстанда 5 кеше үпкәләргә ясалма сулыш бирү аппаратына тоташтырылган. Стационарда 347 кеше дәвалана.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле