«Хатының син эштә чакта башка берәү белән йөри, дидеме?»

Очсыз-кырыйсыз тайганы артта калдырып, поезд чаба. Машинистның да, озатып баручыларның да пассажирларда эше юк: алар тәртип бозмасыннар да, исән-сау  соңгы станциягә барып җитәргә язсын. Ә поезд ул үзе бербөтен тормыш. Нинди генә кешеләр белән танышмыйсың да, нинди генә хәлләргә юлыкмыйсың. Аеруча плацкартта барсаң.

Әнә биш баласы белән бер осетин хатыны мәш килә. Карап торсаң үзенә нәк чегән. Яулыгын да шулай килештереп, артка чөеп бәйләгән. Балалары   тәртипсез. Әле берне сорыйлар, әле икенчене. Әле кечесе  каядыр китеп югалып ала, әле олысы тәмәке  тартып керә дә, әнисеннән тиргәлә башлый. «Боковушкада» бик юан бер  иркәй урнашкан. Утыру белән ничек сузылып яткан иде, көн буе торып карамады. Салмак кына адымнар белән йомышына чыгып керә дә, кофесын чөмереп, тагын менеп ята. Аның янында  кычкырып сөйләшү түгел, сугышмыйлармы, барыбер. Вахтадан кайтучылар да бар. Алар инде кызмача, дәртләнеп китеп сөйләшәләр, кәрт сугалар, өйдә кемнең нинди хәле, кайткач нишлиячәкләр барчасын да уртак салып сөйлиләр. Шуннан беравык вагонга доширак исе тарала. Әлеге дә баягы осетин хатыны балаларын туйдыра. Башка пассажирларның да аппетиты уянып, алар да ашарга тотына. Вакытны да ничектер уздырырга кирәк бит. Ике-өч тәүлек кайтсаң, әнә шулай поезд дуслары һәм дошманнары да барлыкка килә.  Берәүләр, бу кешене башкача барыбер күрмим, дип эч-серен бушата. Ниндидер яхшы бер киңәш алмаса да, күңеле бушап кала, күрәсең.

Ничә еллар, ничә чакрымнар үтте Данис та шул поездда. Йорт бетерәм, гаилә карыйм дип, бик яшьли чыгып ките ул себер якларына. Яшь парга башта билгеле авыр булды. Нишлисең, заманасы шул: акчаңны тотып сөйләшкәндә генә тавышың калын чыга шул. Данисның шулай илнең икенче башына барып эшләп йөрүенә ун елга якын вакыт үтеп киткән. Үз көчләре белән тергезгән матур йортта аны хатыны белән биш яшьлек кызы гел сагынып көтеп торды. Торды шул.

Тукта әле, кичә нәрсә диде аңа балачак дусты?  Хатының син эштә чакта башка берәү белән йөри, дидеме? Син ачлы-туклы, туң тимерләр арасында  бил бөккәндә эшләп тапкан акчаңны күңел ачып туздыралар, дидеме әле? Барчасы да синең башыңнан көлә, юләргә саный, дидеме? Бу сүзләрне Данис ишетте дә, ишетмәде дә кебек булды.

Чираттагы эш көнен тәмамлап, үзләре яшәгән вагонда  кичке ашны хәстәрли иде ул. Иптәшләре кайтканчы нидер пешерергә кирәк. Шул чак авылдан дусты Шамил дәште. Сәлам, диюеннән аның салмыш булуын аңлады. Сүзне кыска тотты ул, хәл-әхвәл сорашып тормыйча, тизрәк әйтеп калыйм, дигәндәй, кызу-кызу сөйләп китте:

-Ачуланма, Данис брат, әйтми булдыра алмыйм. Хәл шулайрак бит әле: син анда бил бөгәсең, ә хатының монда гулять типтерә. Кем икәнен әйтмим. Сине кызганам, башыңнан көлә бит…

Шамил тагын ниләрдер сөйләде, Данис ишетерлек хәлдә түгел иде. Әйтерсең дә, таяк белә башына суктылар. Бер мәлгә күз аллары караңгыланып ките, тез буыннарының хәле бете. Башта ышанырга теләмәде.Ничек алай? Юк булмас? Аның Назгөле болай түбәнлеккә төшә торган хатын түгел. Алар мәңге бергә һәм тугры булырга сүз бирде бит. Ә чын була калса, ни эшләргә? Кызы кайда икән? Данисның хәлен Дядя Миша сизенде. Ул дөньяның ачысын-төчесен татыган, өч хатын алмаштырган, биш баласы булган ир иде. Гомере шул кырыс себердә узып бара. Кичен икәү генә тышка чыкты алар. Тып-тын, мондый сәер тынлык алар яшәгән поселокта бик сирәк була. Михаил Игнатьевич хәзер тәмәке тартамаса да, элекке гадәте буенча, кичке аштан соң тышка чыгып керә. Күкрәк тутырып, иркен итеп сулый, як-ягына карана, тавышларны тыңлый. Аны бердә юкка гына карт бүре дип йөретмиләр. Менә шулай кичке салкында  калтыранып, җылы юрган астына кереп яту аңа ләззәт бирә.

-Даня (Данисны русчалатып шулай әйтә иде), — дип сүз башлады  ул. – Бу- тормыш дип атала. Син болай үзеңне жәлләтеп йөремә. Ир кешегә килешми. Төптөн уйлап кара: тәртипсез хатын булса, мондый хәбәрне ун ел үткәч кенә ишетмәс идең. Ашыгыч нәтиҗәләр ясама. Азмы безнең дошманнар. Үзең дә ташлагансың, диярсең. Ә син бит дөресен белмисең. Беренче хатыным ярты ел да түзмәде чираттагы тапкыр эштән кайтуыма  чамаданын төяп чыгып киткән иде. Кайтты ул соңыннан, тик ишек кенә түгел, йөрәк тә  бикле иде аңа. Русларда бер бик яхшы сүз бар: «Любовь познается в разлуке». Икенче хатынымны  нык яраттым. Аның кебек тыныч, мөлаем кешенең башкача булуы мөмкин түгел. Бахырымның гомере кыска булган, юл халәкәтендә үлде. Ике балам ятим калды. Ир кешенең бала белән ялгыз калуын дошманыма да теләмим. Өченчесе Люба, Любочкам белән унбиш ел торабыз инде. Усал бичә булды. Нәкъ Некрасовныкы «Коня на скаку остановит, в горящую избу войдет». Әмма мин аңа бик рәхмәтлемен: балаларымны какмады, үзенекедәй яратты. Тагын ике бала бүләк итте ул миңа. Бишенче балабыз тәрбиягә алган бала. Любаның туганыныкы. Анысы озын тарихлы. Башкача берәр сөйләрмен. Менә шулай Даня, тормыш бер килеп битеңнән сыйпаса, биш артыңнан тибә. Әмма онытма: кеше ерып чыга алмаслык  проблема булмый. Башкай исән булсын, — дип сүзен тәмамлады да, тизрәк караватына кереп ятты.

Данис төнне мең уйларга батып чак уздырды. Ә иртәгәсен, авырдым дип, мастеры белән  сөйләшеп, вокзалга юл тотты. Ике атна эшлисе калган иде әле. Ике атна түгел, себердә  ике сәгать тә тора алмаслык хәлдә иде. Тизрәк кайтып, моңа нокта куярга. «Шамил әгәр дә исерек баштан сөйләгән буш сүзең икән, үзеңә үпкәлә. Назгөл, әгәр дә син безнең мәхәббәтне аяк астыңа салып таптаган булсаң…» Юк, үз уйларыннан үзе курыкты Данис.

Шамил белән алар балачактан бергә. Борын канатышып сугышулар да, биш минуттан соң ук дуслашулар да, егет булгач, кызлар озату да бергә булды. Һәтта армиягә дә бер-бер артлы китте егетләр. Солдаттан алар дөнья күреп, чын ир-ат булып кайтты. Ул буй-сын, кигән формалары дисеңме. Кызлар шунда ук күз атты аларга. Авыллары зур булганга, яшьләр дә күп иде. Әмма ике дусның күзләре бер үк кызга төште. Әнисенең сеңелесенә кунака килгән икенче район кызы Назгөл иде ул. Ыспай гына киенгән, тыйнак кызны егетләр шунда ук шәйләде. Бик сөйләшеп бармаса да, елмаюы иң таш бәгырьне дә эретерлек иде. Тәүге кичне Назгөлне Шамил озатып куйды. «Бездә егетләр күп, усаллар. Шәйлә син аны, иртәгә дә үзем озатып куярмын»,- дисә дә Назгөл аңа тәтемәде. Ярыйсы ганы төшереп алган Шамилдән куркып, Данисның озатып куюын үзе үтенде  Назгөл. Менә шулай кабынды аларның мәхәббәт уты. Уйламаганда, көтмәгәндә. Ике йөрәккә яшен булып ярып керде дә, күңелләрен салават күпере төсләренә күмде. Ә Шамил икенче, өченче көнне дә айнымады, Назгөлдән дә баш тартмады.  Мәхәббәт өчпочмагы  ике дусны талаштырды да куйды. Шулай да Шамил аларның туена барды. Мәҗлескә чакырган вакыттан соңрак бер кочак көзге чәчәкләр тотып килеп керде ул. Гадәттәгечә гитарасында уйнап, өздереп бер җырлады да, бүләген тапшырып, тост әйтте. Көтмәгәндә ничек килеп кергән булса, шулай чыгып та китте. Данис белән Назгөлнең йөрәгендә  бик тә авыр хисләр калды.  Күпме генә теләсәләр дә, Шамил өйләнмәде дә, чыгып та китмәде. Бер шәхси эшкуарга автомеханик булып урнашты. Тормыш үзенекен итте. Элекке дуслар үч-үпкәне онытырга булды.

Поездагы ике тәүлек Даниска ике атна кебек тоелды. Ниһаять таныш станция. Тагын ярты сәгать һәм ул өендә.  Данис кибеткә кереп чыкты да, такси чакыртты.  Бакча артына төшеп калды ул. Өенә керергә ашыкмады. Такталар өеменә барып утырды. Иркәләнеп кенә җәйге таң ата. Бик тә куе соры бер болыт  кояшның алдына барып җәелгән дә, нурларын буып алган. Шул авык таң сузылып бер иснәде дә, болытны йоты. Кояш әйтерсең дә тоткынлыктан чыкты: мең якка мең нурын сузды. Шуны гына көткәндәй күршесе Рәмилә апаның әтәче оран салды.  Бер минут элек кенә  булган кызыл офык аллана төште. Әрәмә буендагы, уйсулыктагы томан ашыкмый  гына күккә күтәрелде. Авылда таң атты.

Данис тәненнән салкын йөгергәнен тойды. Ә эчтән кайнады. Бер шешәнең төбенә төшкән иде инде. Ярыйсы гына исергән ир бакча буйлап өенә атлады. Ишекне усал итеп тартты – бикле. «Әһә, бикләнгәннәр!», — дип икенче ишеккә китте. Ул бикле булса да анысын ничек ачарга белә иде. Ишек төбендә хатынының үкчәле туфлиларын күреп калды: «Кәнтәй, мине белмәс дидеңме?», — дип аларны тибеп очырды. Үзе аның саен ныграк исерде. Инде стенага тотынып кына атлый ала иде. Үзенчә тавыш чыгармый гына керергә тырышты. «Җианаятьчеләрне» тотарга дип, туры йокы бүлмәсенә узды да, каты итеп «Подъем!» дип кычкырды. Ә анда кызы белән хатыны йоклап ята иде. Назгөл куркуыннан сикереп торды да, ни булганыа төшенми  өнсез калды. Котырынган җанварны хәтерәткән ир аның саен ныграк шашты:

-Әйт, кәнтәй, кем ул, кайда ул!

-Данис, син мени ул? Кайчан кайттың, нигә алдан әйтмәдең? Бер-бер хәл булдымы әллә?

-Булды шул бер-бер хәл. Мин синең өчен сәламәтлегемне бетерәм, акча эшлим. Ә син! – Данис хатынының беләгеннән кысып тотты, инде сугам дигәндә, кызы елап җибәрде. Баласының зар елавы да, туктата алмады аны. Назгөлгә  куркыныч күзләре белән тутырып карады да, суга катыш этеп җибәрде. Назгөл телевизор тумбасы читенә барып төште.

Калганын Данис томан аша гына хәтерли. Хатыны тынып калды, кайдандыр кан агып чыкты, бүлмәсендә посып утырган кызының «Әни, әнием!» дип елавы ишетелеп калды. Ашыгыч ярдәмгә ул үзе шалтыратты:

-Тиз булыгыз, хатыным үлә, Садовая, 3, — диде  ул калтыранган тавышы белән. Бу хәл аны тиз айнытты. Арытабан дәваханә, операция бүлеге, полиция… Төштән соң гына табиб күренде.

-Гафу итегез, булдыра алганны барысын да эшләдек. Хатыныгызның җәрәхәте яшәү белән тиңдәш түгел иде, — бу сүзләрне Данисның моңа кадәр киноларда гына ишеткәне бер иде.


-Шамил, иртәгә суд, минем хөкем итәләр. Зинһар әйт, кем өчен мин хатынны кара гүргә тыктым?

Шамил  бик озак дәшмәде. Трубканың икенче башыннан аның авыр сулышы гына тоела иде.

-Юк ул кеше, Данис, булдыра алсаң гафу ит мине, — диде.

Данис бу җавапны ишетеп тагын да ныграк өзгәләнде. Нигә генә шалтыратты. Нигә генә ул кеше юк? Дусты шулай үч алдымы?

Иртәгәсен суд Даниска хөкем карары чыгарды. Ун елга иректән мәхрүм ителде. Ун түгел, йөз ел утырса да ул үзен гафу итә алмаячак. Хөкем ителүчегә соңгы сүз бирелгәч, Данис конвойның зират аша китүен үтенде.

Кара җиргә беренче карлар төшә иде. Назгөлнең шау чәчәктәге кабере дә акка күмелеп бара.  Мөмкин булса, Данис шунда ятып үләр иде. Дәшмәде ул , берни дә әйтмәде. Сүзләр тапмады. Тубыкланып, озак елады. «Шәрипов, вакытыгыз чыкты!», дигәч, «Мин синсез барыбер, яшәмим, гөлем, Назгөлем!», — дип аңа елмаеп бакан хатынының сурәтне сыйпады да, машинага кереп утырды.

Ә зират янында тагын берәү тора иде. Данис аны шәйләмәде. Шамил нәкъ туйларындагыча бер кочак чәчәк белән килгән.

-Исәнме, Назгөл! Нигә килдең, дисеңме. Беләсең бит, яратам, шуңа килдем. Яшьлектәге юләр мәхәббәт онытыла, диләр. Ә минеке онытлмады. Шуңа да өйләнә алмадым мин. Данистан кара көнләшеп  яшәдем. Сине миннән тартып алганга ачуым көчле иде. Аңлыйм, мин дөньяда иң кабәхәт адәм. Назгөл, Данисны гафу ит. Ул гаепле түгел. Ялган сүзләргә ышанды ул. Мин сезнең белән бүтән бервакытта да, ике дөньяда да очрашмам. Тыныч йокла.

Ак карга кызыл чәчәкләр сибелде…


Шамилнең шул чыгып китүе соңгысы була. Киттеме, китте. Бүген сөйләделәр дә, иртәгә оныттылар. Берничә ел үткәч, ахырысы, өйләнгән, аннары эчеп урам буенда йөри икән, дигән хәбәрләр дә тарала. Тагын  бер елдан «35-38 яшьләрдәге, ябык озын гәүдәле  ир-атның шәһәр читендә үле гәүдәсе табылды. Үзе белән документлары юк. Кем икәне ачыклана» дигән игълан басыла.

Данис амнистиягә эләгеп, өч елга иртәрәк кайта. Төрмә аны вакытыннан алда олыгайта, әмма кешелеклелек сыйфатларын юа алмый. Кызымы? Кызы әтисенә булган мөнәсәбәте турында беркемгә дә әйтми.  Хәтта әнисе урынына калып тәрбияләгән зурнәсенең сеңелесенә дә. Бары әтисе белән яшәргә киткәч кенә, гафу иткәнен аңлыйлар. Әйе, Данис авылдан чыгып китә. Еракка, бик еракка. Үзенә таныш себер якларына.

Менә шул ук станция, шул ук поезд. Ә поезд аерым бер дөнья. Анда шыгырым халык. Татары да, чуашы да, хәерчесе дә, бае да бар. Берәүләр сөенеп китеп барса, икенчеләренең күзеннән эре яшь тамчылары тәгәри. Берсе туктамый сөйләсә, икенчесе сүз әйтми тыңлый. Әллә тыңлый, әллә үзенекен уйлый. Ә поезд бары алга чаба…

 

Әлфия Сәлимгәрәева.

Бәйле