Әнвәр Нургалиев авылда әнисенең дуслары белән төшкән фото куйган.
« – Бәйрәмгә әти янына кайтып килдем. Фотода әниемнең ахирәтләре Тәнзилә апа белән Фәүзия апа», – дип язган җырчы.
Әнвәр Нургалиевның виртуаль дуслары әтисенең хәле белән кызыксыналар.
Әмма җырчыны җавапсызлыкта гаепләүчеләр дә бар. « Тукып торалар бит инде, өлкәннәр янына кайтмагыз дип. Сезгә сабак булмаган икән әле», – дип комментарий калдырган берәү.
«Әнвәр, әтиең янына кайтып, бик яхшы эшләгәнсез. Төлевизордан сөйләнгән бөтен ялганны карап утыручылар күбрәк чирли әле. Идиотизм чире – бөтенләй терелтеп булмый торган чир» – дип яклаучылар да табылган.
–
–