Әнвәр Нургалиевны тагын нидә гаеплиләр?

-- Лейла

Әнвәр Нургалиев авылда әнисенең дуслары белән төшкән фото куйган.

« — Бәйрәмгә әти янына кайтып килдем. Фотода әниемнең ахирәтләре Тәнзилә апа белән Фәүзия апа», — дип язган җырчы.

Әнвәр Нургалиевның виртуаль дуслары әтисенең хәле белән кызыксыналар.

Әмма җырчыны җавапсызлыкта гаепләүчеләр дә бар. « Тукып торалар бит инде, өлкәннәр янына кайтмагыз дип. Сезгә сабак булмаган икән әле», — дип комментарий калдырган берәү.

«Әнвәр, әтиең янына кайтып, бик яхшы эшләгәнсез. Төлевизордан сөйләнгән бөтен ялганны карап утыручылар күбрәк чирли әле. Идиотизм чире — бөтенләй терелтеп булмый торган чир» — дип яклаучылар да табылган.

https://www.instagram.com/p/CAAFKiYJ-t9/

Бәйле