Бөек Ватан сугышы ветеранын пычак кадап үтерәләр 

-- Лейла

Омск өлкәсе Тевриз бистәсендә 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранына пычак кадап үтергәннәр. Бу хакта «РИА Новости» яза. 

Җинаять кылуда җирле 65 яшьлек ир-ат шикләнелә.

Мәетне ветеранның туганнары тапкан. Тикшерүчеләр сүзләренчә, мәетнең тәнендә көч кулланып үтерү билгеләре бар.
Фаразлар буенча, шикләнүче 6 май көнне ветеран янына кунакка килгән. Алар арасында бәхәс чыккан һәм шикләнелүче ветеранның күкрәгенә пычак кадаган.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле