«Я елата тормыш, я юата, күз яшьләре аша көлдерә…»

Май кояшы.
Артык кыздыра да, төннең
Салкын кочагына ата.
Бер салкында, бер җылыда шулай
Гомер үтеп ята…

Бүген сөйдерә дә, иртәгәсен
Газапларда безне көйдерә.
Я елата тормыш, я юата,
Күз яшьләре аша көлдерә…

Көлгән дә бар, үкереп елаган да,
Туеп булмый барыбер тормыштан.
Бу гомеркәй ахирәткә таба
Җилләр белән әллә узышта?!.

…Май кояшы.
Артык кыздырса да, бүген
Нурларына килә чумасым.
Кемнәр белгән иртәгәсе көннең
Ни рәвешле булып туасын…

Халисә Ширмән

Бәйле